Балалар лагерында бер ир-ат 5 кызны мәсхәрәләгән

Анапаның “Счастливое детство” балалар лагерында 5 кызны көчләү очрагы булган. Әлеге җинаятьне кылуда Воронеж өлкәсеннән килгән ир-ат шикләнелә, дип яза URA.RU, Baza телеграм-каналы мәгълүматларына таянып.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, бу адәм лагерьның ял бүлмәсендә 10-15 яшьлек балаларны мыскыл иткән. Зыян күргән кызларның күпчелеге – Донецк халык республикасыннан, берсе – Мәскәү өлкәсеннән. Җинаять кылуда шикләнүчегә “Азгынлык гамәлләре” һәм “Көчләү” статьялары буенча гаепләү белдерелгән.


Фикер өстәү