Каратэ буенча балалар тренеры кызларны мәсхәрәләгән өчен 14 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк

Мәскәүнең Бабушкинский суды каратэ буенча тренер 57 яшьлек Вадим Крестовскийны ике кызны мәсхәрәләгән өчен 14 елга хөкем иткән.

Аны «14 яше тулмаган затка карата кылынган җенси характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар.

Ир төрле вакытта ике фитнес-клубта эшли һәм каратэ буенча укыта. Аңа карата җинаять эше ике кызның әнисе мөрәҗәгать иткәннән соң кузгатыла.

Судта 2019 елның февраленнән июль аена кадәр башкаланың бер фитнес-клубы бинасында 13 яшьлек кызны көчләве ачыкланган. Шул ук елның ноябрь аенда ул 10 яшьлек кызны мәсхәрәләгән.


Фикер өстәү