Татарстанда яшүсмерләргә карата кылынган җенси характердагы җинаятьләр арткан

Татарстанда быелның августында яшүсмерләргә карата кылынган җенси характердагы җинаятьләр саны 2,3 тапкырга арткан. Республикада шундый 333 очрак теркәлгән.

Бу хактагы мәгълүмат Россия Генпрокуратурасының рәсми сайтында чыккан. Исерткеч эчемлекләр һәм наркотик кулланган хәлдә кылынган җинаятьләр саны да арткан. Ә менә яшүсмерләрне җинаять кылуга этәрү һәм җәмәгатьчелеккә каршы булган чараларга җәлеп итү очраклары тотрыклы булып кала икән. Шушы көннәрдә генә Әлмәт шәһәрендәге элеккеге тренерны 9 яшьлек кызны мәсхәрәләгәне өчен 13 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.


Фикер өстәү