Җир астында ниләр бар? Татарстанда юл салучылар тарихи каберлекләр тапкан

Бронза ук очлары, көнкүреш савыт-сабасы ватыклары, бизәнү әйберләре һәм… каберлекләр. Татарстанда Казан – Екатеринбург югары тизлекле юлын төзү барышында әнә шундый тарихи байлыкка тап булганнар. Актаныш районының Чишмәбаш авылы янындагы табылдыкларны журналистларга да күрсәттеләр.

Туганнар каберлеге дә бар

Утызлап кешедән торучы экспедиция җитәкчесе Максим Стародубцев сүзләренә караганда, җир астында археологик ядкарьләр ятуын моннан ике ел элек үк ачыклаганнар.

– Зур төзелешкә тотынганчы, иң элек, җирлеккә тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә, – дип аңлатты белгеч. – Актаныш районындагы каберлеккә дә әнә шул эш барышында юлыгалар. Тиешле документларны рәсмиләштереп бетергәннән соң, июнь азагында казу эшләренә керештек. Бу урында көзгә кадәр барлык эшләрне тәмамларга ниятлибез.

Тикшерү барышында каберлекләр, алар бер гаилә әгъзаларыныкы булырга да мөмкин, бу урында тормыш барганлыгын раслаучы савыт-саба ватыклары, киенү-бизәнү әйберләре, корал элементлары, шулай ук, хайван сөякләре тапканнар.

– Археологик табылдыклар тирә-юньгә таралган. Кызганыч, тарихи ядкарьләрнең бер өлеше юкка чыгарга да өлгергән инде. Аларның өстәрәк яткан өлешен бер яктан, басу эшләре барышында сындырып, уалап бетерсәләр, икенче яктан җир асты кимерүчеләре юкка чыгарган, – ди Максим Стародубцев. – Утызлап каберлек ачыкланды инде. Арада күмәк җирләнгәннәре дә бар. Бу – безнең гасырга кадәр XVII-XVI гасырга караган тимер һәм бронза чоры каберлекләре дип фаразлана. Әлеге табылдыклар Көнчыгыш Чулман аръягы халкының ул чордагы мәдәнияте турында яхшырак күзаллау мөмкинлеген бирәчәк. Биредәге туфракка да экспертиза үткәреләчәк. Кеше сөякләрен тикшергәннән соң, без аларның яше, җенесе турында да белә алачакбыз. Хайван сөякләрен тикшерү исә биредә яшәүчеләрнең нинди мал асравын ачыкларга ярдәм итәчәк. Барлык эшләр төгәлләнгәннән соң, тарихи ядкарьләр, закон нигезендә, Дәүләт музей фондына тапшырылачак.

Эльвира Вәлиева

Фото һәм видеолар Идел – Нократ төбәге федераль автомобиль юллары идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынды

Фикер өстәү