Акмаса да, тама. Студентка, академик стипендиядән тыш, тагын ниндиләре каралган?

Стипендия – әти-әни биргән, эшләп тапкан акча янына бер дигән керем чыганагы ул. Баксаң, уку йортыннан бирелә торган әлеге матди «күчтәнәч»кә «бюджет»та укучылар гына түгел, түләүле бүлектә белем алучылар да өметләнә ала икән. Студентка, академик стипендиядән тыш, тагын ниндиләре каралган?

Югары стипендия (ПГАС). Студент уку йортының фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни, спорт тормышында активлык күрсәтсә, ул уку йортының югары академик стипендиясенә өметләнә ала. Акчаны кемгә өләшәсен вуз хәл итә. Шунысы бар: әлеге стипендия вузның барлык курсларында һәм факультетларында бюджет нигезендә укучыларның 10 процентына гына эләгәчәк. Ничә сум түлисен дә уку йорты үзе хәл итә. Гадәттә, вуз сайтларында бу хакта мәгълүмат урнаштырыла.

Социаль стипендия. Бу төр стипендия ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балаларга түләнә. Моннан тыш уку чорында ата-анасын югалткан студентлар да социаль стипендия алырга мөмкин. I һәм II төркем инвалидларга, ветераннарга, балачактан ук инвалид булган студентларга да социаль стипендия түләнә. Матди ярдәмне алу өчен деканатка документлар тапшыру кирәк. Ничә сум түлисен вуз хәл итә.

Югары социаль стипендия. Социаль стипендия алучы һәм 1 һәм 2 нче курс студентлары сессиясен «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә генә япкан студентлар мондый төр стипендия алырга хокуклы. Моннан тыш бу стипендия 20 яшькә кадәр булган, әтисе йә әнисе белән генә яшәүче һәм I группа инвалид саналган студентка да эләгәчәк. Шунысы да бар: бу очракта сессиянең нинди билгеләргә ябылуына әһәмият бирмиләр. Мондый стипендиянең күләме яшәү минимумыннан ким булырга тиеш түгел.

Дәүләттән бүләк. Түләүле бүлектәгеләргә дә, «бюджет»тагыларга да кагыла торган матди ярдәм төрләре бар. Мәсәлән, Россия Хөкүмәте стипендиясе. Аны вузның 1 нче курсы студентларына бирәләр. Шартлары мондыйрак: студент БДИда 80 баллдан югарырак күрсәткечкә ия (профильле предметтан), олимпиадаларда призлы урын яисә җиңүче булырга тиеш. Мондый төр стипендиянең күләме – ай саен 5 мең сум.

Татарстан Рәисе стипендиясе дә бар. Олимпиадада призлы урын алган яисә БДИда 100 балл җыйган 1 нче курс студентларына бирелә ул. Күләме – ай саен 7 мең сум. Казан мэрының да махсус стипендиясе бар.

Вузларны күзәт. Моннан тыш, еш кына югары уку йортларында үзләренең махсус стипендияләре була. Әйтик, КГЭУ, КФУ еш кына студентларын шулай куандыра. Өстәмә мәгълүматны вуз сайтларында, деканатта һәм профкомда белешергә мөмкин.

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: https://анти-антиплагиат.рф

 

 


Фикер өстәү