Кыйблаң кайда? Яшьләрнең 42 проценты дингә ышанмый

Хәзерге чор яшьләренең тормыш рәвеше, уйлары, фикерләре дә үзгә. Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, 18–24 яшьлекләрнең 42 проценты дингә ышанмый икән. «Тормышта барысын да сынап карарга кирәк» дип фикерләгән яшьләрнең кыйбласы бармы?

Рухи тәрбия нидән башлана?  

Тормыш алга киткән саен, бу сорауның актуальлеге арта бара кебек. Чөнки адәм баласына йогынты ясаучы факторларның иге-чиге күренми. Яшьлек – мөстәкыйльлек һәм эзләнүләр чоры. Кызганыч, әмма бүгенге яшьләр белер-белмәс төрле шаукымнарга, модалы агымнарга да иярә. Хәер, ул элек тә шулай булгандыр. Чорлар, дәверләр алышынса да, кешеләрнең тиз ышанучанлыгы юкка чыкмый. Әйтик, соңгы вакытта социаль челтәрләрдә яшьләр арасында эзотерика, нумерология, тормыш матрицасы, сихер һәм күрәзәчелек темалары аеруча популяр булып китте. Таролог, нумерологларның иге-чиге юк. Туган көннең саны буенча кешенең холкын, хәтта киләчәген дә белеп була, имеш. Һәр бишенче блогерның үзен психолог дип атавы һәм кешене алдап, һавадан акча эшләве дә күпләрне борчый.

Яшьләрнең 44 проценты диннең аларның тормышында бернинди роль уйнамавын белдергән. 25–34 яшьлекләр арасында кешеләрнең 24 проценты, дингә ышанмыйм, дигән. Яшьләрнең 29 проценты (18–24 яшь) үзләрен православие динендә дип саный. Үзен мөселман дип атаган кешеләр – 9 процент.

Психолог Фәйрүзә Һадиева бу күренешләрнең сәбәпләрен җәмгыятьнең әхлакый приципларын, милли-җирле үзенчәлекләрне, культураны санга сукмауда, ничек кенә булса да канәгатьлек алуга омтылуда күрә.

− Социаль төркем буларак, яшьләр төрле йогынтыларга − уңайларына да, шулай ук тискәреләренә дә дучар булучан. Шуңа күрә яшьләр мохитендә рухи кризис һәм эзләнү проблемалары һәрвакыт актуаль. Олыгаю чоры тормышта үз урыныңны эзләү белән генә чикләнми, ә еш кына балачакта сеңдерелгән гадәтләрне кире кагу белән дә дәвам итә,  − дип аңлатты психолог.

«Рәхәттә дә, кайгыда да гел догада»

«Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Мәликә Хәйрулла шулай ди.

– Тормышымда диннең урыны һәм йогынтысы зур. Үзем дә, гаиләм дә иманлы, Аллага шөкер. Әле күптән түгел кияүгә чыктым, никах укыттык. Бу безнең өчен туй уздыруга караганда да әһәмиятлерәк иде. Дин тормышыбызда бик мөһим роль уйный. Авыр чакта да, җиңел булганда да. Сорый да беләбез, шөкер дә кылабыз. Каршылыклы мәсьәләләр туганда да, дин күзлегеннән карарга тырышам, – диде Мәликә.

«Саннарга ышанам»

Айгөл исемле әңгәмәдәшем (исемен үзгәртүне сорады) – нумеролог. Нумерология – саннар арасындагы дини, эзотерик яки мистик бәйләнешләргә ышанучы фән.

– Шөгыльләнә башлаганда мине беркем дә хупламады, нумерология – җитди нәрсә түгел, диделәр. Ләкин мин моның минеке икәнен бөтен йөрәгем белән сиздем, – ди Айгөл. – Минем мөмкинлекләрем ачылды, хәзер мин башкаларга ярдәм итәм. Һәркемнең үз юлы һәм ул саннар буенча бик яхшы күренә. Дингә бик үк ышанып бетермим. Диннәргә ихтирам белән карыйм, ышанган кешеләрне хөрмәт итәм. Һәркемнең акылы үзе белән. Мин кешегә фикеремне такмыйм.

Фикер

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы вәгазеннән:

– Бер галимнән: «Ничек балаларыбызда намазга мәхәббәт уятырга?» – дип сораганнар. Шунда данлыклы шәехебез «Беренчедән, намазга үзегез мәхәббәт белән басыгыз, шунда балаларыгызда да булыр», – дигән. Бала без җиткерә торган сүзне ишетмәскә мөмкин, әмма ул безнең гамәлләребездән, эшләребездән өйрәнә. Урамда карасаң, яшь кенә әни, бер кулында бала белән аның арбасын алып бара, икенче кулында – тәмәке. Ә менә шуннан соң ир бала әнисенең: «Син тәмәке тартма, тәрбияле бул», – дип әйтүен тыңлармы?! Әни һәм әти кылган эш бала өчен үрнәк булып тора, шуңа күрә безнең һәр гамәлебез тәрбияви булсын. Без балаларыбызны һәм оныкларыбызны дога кылучы итеп үстермәсәк, 100 елдан соң алар безгә атап дога кылырмы? Аллаһының расүле өйрәткән юлыбыз бар, һәм без шулай балаларны тәрбияләргә тиеш. Ата-ана әхлаксыз, тәрбиясез булса, бала да шундый булыр. Шуңа күрә бала тәрбиясе бездән – әти-әнидән, әби-бабайдан башлана. Кызганыч ки, без гаепне мәктәпкә, урамга, телевизорга, интернетка сылтыйбыз, ләкин әни сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әни  ул – бала өчен мәдрәсә», – дигән. Әни дога кылуны, намаз укуны, ураза тотуны, гомумән, динне белмәсә, ничек ул үз баласына динне тапшырыр?!

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү