«УРАМ» экстрим-паркында ИТ-белгечләр өчен спорт ярышлары узачак

 20 нче августта «Урам» экстрим-паркында ИТ-компанияләр өчен «Цифровиада» спорт ярышлары узачак.Бу хакта Казан Мэриясе порталы хәбәр итә.

Анда мәгълүмати технологияләр һәм катнаш тармаклар өлкәсендә эшләүче Татарстан белгечләре катнаша ала. Команда спорт төрләрендә команда составында бер компания хезмәткәрләре булырга тиеш. Бу ир-атлар һәм хатын-кызлар коллективлары булырга мөмкин.

Теләге булганнар шулай ук ГТО нормативларын тапшыра алачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителүе турында медицина белешмәсе булырга тиеш.

Катнашу өчен 14 нче августка кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.


Фикер өстәү