Балык Бистәсендә шәл бәйләүчеләр фестиваленә әзерләнүчеләр: «6 яшьтән бәйли башладык»

19 августта Балык Бистәсе районында беренче тапкыр “Бистә шәле” I республика хатын-кызлар халык һөнәрчелеге фестивале узачак. Тик бу әле ирләр катнаша алмый дигән сүз түгел. Районда андый егетләр дә бар. Шәлчеләр бәйрәмгә ничек әзерләнә икән?

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина белдергәнчә, чарада челтәр үрү, шәл бәйләү үрнәкләре күрсәтеләчәк. Шәлне иң тиз һәм иң креатив бәйләүчеләрне дә бүләкләячәкләр. Шәл бәйләүнең барлык серләренә төшенергә мөмкин. Мамыкны юу, тетү, эрләү, бәйләү буенча мастер-класслар күрсәтеләчәк.

– Районда шәл бәйли белмәгән хатын-кыз юк. Бу шөгыльне әбисе дә, әнисе дә, кызы да үз итә. Бистә шәлен республика халкына да күрсәтәсебез килде, – диде Лилия Кәримуллина.

Күгәрчен авылындагы хатын-кызлар да фестивальгә әзерләнә. Клубта оештырылган “Зөләйха” ансамбленә йөрүче ханымнар шәл бәйләү үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрне күрсәтергә җыена. Анда 64 яшьлек Рузилә апа Әхмәтҗанова да бар. “Бүген репетициягә барасы бар әле”, – ди.

– 6 яшьтән бәйли башладым. Ирем: “Житәр, газапланып утырма” дисә дә, бу шөгыльне бөтенләй үк ташлыйсы килми әле. Сирәк булса да, энә тоткалыйм. Үз гомеремдә меңләгән шәл бәйләгәнмендер. Фермада сыер саудым мин. Эштән кайткач, унар хатын җыелып, төнге сәгать 12гә кадәр бәйли идек. Иртән 4-5 тә торып китәбез. Без шуннан кергән акчага тормыш иттек инде, – ди Рузилә ханым.
Авылдагы ханымнарның күбесе, әгәр шәл бәйләмәсәк, башка эш күзгә күренми иде, дип сөйли. 64 яшьлек Сания апа Әхмәтҗанова да шулай ди.

– Фестивальгә алып баручы булса, бәлкем, карарга барырмын. Кызык бит, без бит – шәл бәйләүчеләр, – ди Сания ханым. – Безне нужа бәйләргә мәҗбүр итте. Мин дә алты яшьтә үк тотындым. Карамыйча бәйләргә өйрәндек. Авыл советында хисапчы идем. Өйгә кайткач, шәл эше көтә. Атнага ике көн ял иттем. Ул көнне морҗа агартасы, өй җыештырасы, кер юасы, аны чишмәгә барып чайкыйсы бар. Әле өйдә таба исе дә чыгарырга кирәк. Билгеле, энә тотарга вакыт калмый. Шуңа күрә көн заяга узган кебек тоела иде. Әле менә сигез шәллек мамык юдым. Кызым ялда иде. Шуның дүрт шәллеген миңа аялап, шапылдатып (монда шулай дип сөйләшәләр – СМ) куйды. Бу инде – кышка әзерлек. Димәк, тик тормаячакмын.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү