Җыяр да, утыртыр да чак: август аенда бакчада ниләр эшләргә?

Җәйнең соңгы аенда бакчачылар, гүя бал кортлары, мең дә бер мәшәкатькә чума. Кыяр-помидор, алма-груша, сливаларның уңышын җыеп, тозлап-маринадлап, компот ясап, варенье кайнатып куюдан тыш, әле тагын кайбер культураларны утырту, туфракны, агач-куакларны тәрбияләү вакыты да бу. Август аендагы иң мөһим эшләр турында «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерде.

– Тагын бер тапкыр редис утырту өчен уңайлы ай. Быел августның беренче атналары эссерәк килү сәбәпле, бу эшне ай урталарына күчерү әйбәт булачак. Көзгә таба утыртылган редис аеруча сусыл, тәмле була, тиз картаймый, чәчәккә китми. Бушап калган түтәлләргә яшел тәмләткечләр: салат, укроп, петрушка кебек үләннәр чәчегез. Алар тиз үсеп китәчәк һәм көзгә кадәр менә дигән уңыш бирәчәк. Моннан тыш ачы торма, шалкан, борчак (тиз өлгерешле сортларын) чәчәргә мөмкин. Август – Пекин кәбестәсен утырту өчен бөтенләй дә идеаль ай. Гөрләп үсеп китәчәк!

Горчица, арыш…

Шул ук вакытта туфракны савыктыра башларга кирәк. Моның өчен бушап калган түтәлләргә горчица, арыш, люцерна ише сидератлар чәчүдән дә яхшысы юк. Әйтик, горчица каты кортларга (проволочник) тискәре йогынты ясый. Ә менә люцерна кызыл балчыклы бакча өчен файдалы: туфракны көпшәкләндерә һәм азотка баета.  Сидератны комлы туфракка чәчү дә әйбәт: кибү-ярылудан саклый, ныгыта һәм кирәкле матдәләргә баета.

Әлбәттә, чүп үләннәргә каршы көрәшүне дә дәвам иттерәбез. Тик йолкып ташлаганчы, нәрсә икәненә игътибар итегез. Чөнки алар безгә әйбәт кенә мәгълүмат бирә. Әйтик, алабута туфракка органик ашлама, ягъни тирес җитмәгәнлекне аңлата. Наратбаш (хвощ), ромашка туфракның әче булуын – известь кертүне таләп итүен күрсәтә.

Бакча җиләге утыртабыз

Августта җимеш агачлары киләсе елда уңыш бирергә әзерләнә башлый. Шуңа күрә аларны фосфор һәм калий белән тукландырырга кирәк. Ә инде август ахыры – сентябрь башында чия, карлыган,  артыш (можжевельник) кебек куакларны утырту әйбәт.

Моннан тыш виктория үсентеләрен күчереп утырту өчен иң уңайлы ай бу. Мыекчалары бу вакытка инде тулысынча җитлеккән була. Бакча җиләген өч-дүрт елга бер тапкыр яңа урынга күчереп утыртырга кирәк. Сайлап алынган урынны казып, торф, компост черемә кертергә һәм яхшылап тигезләргә. Күп итеп су сибәргә. Бер атнадан соң утыртырга. Бу вакыт эчендә органик ашлама туфракны кирәкле барлык матдәләр белән баетачак. Мыекчаларны көрәк белән сак кына казып алырга һәм һәрбер чокырга берәр генә мыекча утыртырга кирәк.

Күпьеллык чәчәкләр дә игътибар сорый торган вакыт. Суганчалы үсентеләрне, чалмабашны (пион), бүлеп, күчереп утыртырга, роза куакларын корыган чәчәкләре һәм ботакларыннан арындырырга кирәк.

Корылык күзәтелмәсә, августта кыяр, кәбестә, кишер, чөгендергә генә су сибәбез. Бигрәк тә кишер түтәлләре игътибар сорый. Вакытында су сипмәсәң, тамыразык ярылачак һәм кәкре-бөкре булып үсәчәк.

Валентина Семенова


Фикер өстәү