Данис Зариповны Казанның Мактау китабына керткәннәр

Хоккейчы Данис Зарипов Казанның мактаулы кешеләре исемлегенә кертелгән. “Татар-информ” язганча, бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин “Ак Барс”ның элекке капитаны белән саубуллашу уенының рәсми өлешендә белдергән.

“Башкала исеменнән, Казан җанатарлары исеменнән сине Казанның Мактау китабына кертү, Казанның мактаулы кешесе исемен бирү – минем өчен зур дәрәҗә. Рәхмәт, Данис!”, – дип, Метшин хоккейчыга махсус сертификат тапшырган.

Исегезгә төшерәбез: Казанның Мактау китабына шәһәр һәм республиканың үсешенә, аны танытуга үзләреннән саллы өлеш керткән кешеләр, предприятиеләр кертелә. Моңа кадәр әлеге исемлекне “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак Барс” волейбол клублары, шулай ук йөгерү остасы Елена Мигунова тулыландырган.


Фикер өстәү