Африкада нәселе Мамадыш ягыннан булган Руслан Әбҗәлов хөрмәтенә кое ачканнар

Африкада татарстанлы Руслан Әбҗәлов хөрмәтенә кое ачканнар. Аның әнисе ягыннан нәсел тамырлары Мамадыш районының Яңа Комазан авылында яшәгән булган. Бу хакта «Нократ» басмасы хәбәр итә. 

Руслан Әбҗәлов яшәү дәверендә Африка халкына бик зур ярдәм күрсәткән. Үлеме алдыннан хәйрияче бу илнең бер авылында кое төзелеше өчен акча биреп калдырган була. Авыл халкы әлеге бүләкне рәхмәт әйтеп кабул иткән һәм кое янына меценат турында язылган элмә такта урнаштырганнар.

Соңгы берничә елда Африка авылларында 1500 гә якын су чыганагы булдырылган. Һәм аларның төзелешендә Россия мөселманнарының өлеше зур булган.


Фикер өстәү