8 районда бал кортларының күпләп үлүе сәбәбе ачыкланды

Быел 8 районда бал кортларының күпләп үлүе ачыкланган. Күңелсез хәбәрләр Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан килгән. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, басулардагы үсемлекләрдән проба алыр өчен комиссия оешкан.

– Чыннан да, быел да югалтуларсыз узмады. Безгә сигез районнан мөрәҗәгатьләр килде. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады, тиз арада проба алыр өчен комиссия эшкә кереште, – дип хәбәр итте министрлык.

Исегезгә төшерәбез, республикада мондый күңелсез очраклар ел да кабатланып тора. Узган ел, әйтик, Биектау районының Ташлы-Ковали авылында яшәүче умартачы Хәйбуллиннарның 10 млн га якын бал корты һәлак булган иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, быел ведомство бөҗәкләр белән серкәләнә торган үсемлекләрне куркынычсыз технологияләр белән эшкәртү буенча агрономнарны укыткан. Барлыгы 130 белгеч белем алган.

– Укытуның нәтиҗәсе дә бар: быел якынча 40 мең гектар мәйдандагы энтомофиль культуралар куркынычсыз препаратлар белән эшкәртелде. Күпчелек очракта алар уңай нәтиҗә бирде, – диләр министрлык белгечләре.

Куркынычсыз технологияләр кертү буенча Арча, Актаныш, Питрәч һәм Апас районнары лидер булып тора.


Фикер өстәү