Тырышкан таба! Татарстанда әнә шулкадәр үзмәшгульләр саны арта

234 мең кеше. Узган ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда әнә шулкадәр үзмәшгуль теркәлгән. Бу – алдагы ел белән чагыштырганда 40 процентка диярлек күбрәк. Былтыр үзмәшгульләр 31,4 миллиард сум керем алган.

Светлана Туганова – Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләрнең берсе. Аның кәсебе дә бик үзенчәлекле. Күп еллардан бирле башкаладагы банкларның берсендә җитәкче вазыйфасын башкаручы ханым буш вакытында сәйләннән сумкалар үрә.

– Бу – минем күңел эшем, – ди ул. – Хатын-кызларга матур ташлардан затлы сумкалар ясыйм. Онлайн кибетләрем бар, заказга да эшлим. Мәсәлән, минем кул эшләнмәләрем арасында бәллүр сәйләннән үрелгән сумка бар. Аның авырлыгы – 600 грамм, бәясе – 5700 сум. Мондый сумкага кәрәзле телефон, ачкыч, иннек сыя. Интернетта бәллүр сумкалар 8–9 мең сумнан башлана. Сәйләнне интернеттан заказ биреп алам. Бер сумка ясарга якынча өч көн вакыт кирәк. Мин – һөнәрем буенча икътисадчы. 2021 елның җәеннән бирле үзмәшгуль буларак та теркәлдем. Һөнәри керемгә салым түләүчеләргә дәүләттән бирелгән ярдәм чараларыннан тыш, безгә Казанда узучы ярминкәләрдә бушлай катнашу мөмкинлеген дә бирәләр. Мондый чараларга автобуслар белән туристларны алып киләләр. Шуңа күрә ярминкәләрдә яхшы гына акча эшләп тә була.

Хәтерләсәгез, үзмәшгульләргә тәҗрибә рәвешендәге махсус салым режимы 2019 елда илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда гамәлгә керде. Беренче мәлдә халыкта кызыксынудан бигрәк борчылу уятты ул. Болай да аз булган керем, махсус салым кертелгәч, күтәрәмгә калачак, дип хафага төште өйдә акчага торт пешерү, пилмән бөгү, оекбаш бәйләү белән шөгыльләнүчеләр. Тик болай эшләүнең уңай яклары да күп булуы ачыкланды. Тәҗрибә рәвешендәге эшне 2020 елның 1 гыйнварыннан илнең тагын берничә төбәгендә, ә соңрак ил күләмендә дә җәелдерделәр. Хәзер үзмәшгуль булып Белоруссия, Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан гражданнары да эшли ала.

Эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән акчадан үзмәшгуль буларак теркәлгән физик затлар – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процент күләмендә салым түли. Әлеге төр эшчәнлеккә күчүчеләр керем өчен түләнүче 13 процент күләмендәге салымнан азат ителә. Аларга төрле ярдәм чаралары каралган. Үзмәшгуль буларак теркәлү өчен «Минем салым» мобиль кушымтасы да җитә.

 

– Үзмәшгульләр институтын үстерү – өстенлекле юнәлешләрнең берсе, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Ник дисәң, бүген үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше иртәгә эшмәкәр дәрәҗәсенә үсеп җитәргә, бюджетка салым түләүләрен арттырырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкин.

Саннар үзләре сөйли. Салым федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2020 елда һөнәри керемгә салымны 102 мең кеше түләсә, 2021 елда әлеге сан – 169 мең, 2022 елда исә 234 меңне тәшкил иткән. Елдан-ел аларның керемнәре дә арта. Мәсәлән, 2020 елда һөнәри керемгә салым түләүчеләр 12,6 миллиард сум акча эшләсә, былтыр 34,1 миллиард сум керем алганнар.

Үзмәшгуль Ирина Лукоянова гомумән дә тиңе булмаган эшләнмә уйлап тапкан әнә. Ул гүзәл затларга милли бизәкле баш киеме (кокошник) тегә.

– Милли орнаментлар төшерелгән мондый баш киемнәре Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә юк, – дип сөйләде үзмәшгуль «ВТ» хәбәрчесенә. – Белемем буенча мин – икътисадчы. Әмма берничә елдан бирле үзмәшгуль буларак эшлим. Тегү, чигүне күбрәк яратам. Моңа укымадым. Эш башларга мәктәптә өйрәткән белем дә җитә дип саныйм. Бүген нәкъ менә милли орнаментлы эшләнмәләргә сорау зур. Баштарак кокошникларны кулдан чәчәкләр чигеп ясый идем. Танышларым милли бизәк төшереп карарга тәкъдим итте. Шулай эшләдем дә. Бүген мондый баш киемнәрен бик яратып сатып алалар. Күбрәк туристлар кызыга. Милли орнаментларны тарихи чыганаклардан өйрәнәм. Бизәкле кепка, кырлы эшләпә, балаларга резин тасмалы яулыклар сатам. Татарстанда яшәсәк тә, тегү өчен милли орнаментлы чимал табу бик катлаулы. Ул бездә юк дәрәҗәсендә. Республикадагы җитештерүчеләрдән кат-кат сорадым. «Бу отышлы түгел», – диләр. Балаларга милли бизәк төшерелгән резин тасмалы яулыкны, мәсәлән, 400 сумга сатам. Аның тукымасын шәхсән үзем эшләттем. Иң элек дизайнер белән бизәген уйлап таптык, аннары тукымага заказ бирдем. Башта Санкт-Петербург шәһәрендәге бер фабрика тукымага бизәк төшереп бирергә ризалашкан иде. Тик соңрак андый оешманы Казанда да таптым. Кыскасы, миллилек алтын бәясенә төшә. Тик зарланып әйтүем түгел, тырышкан таба ул!

Эльвира Вәлиева

 


Фикер өстәү