Республика 6 нчы урынга чыккан.
Быел беренче яртыеллыкта Татарстан туристлар саны арткан 10 төбәк исемлегенә кергән. Сәяхәтчеләр саны буенча лидерлар – Мәскәү өлкәсе, Мәскәү һәм Краснодар крае.
“Промрейтинг” уздырган тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли.
Шулай итеп, республика алтынчы урынга чыккан. Свердловск өлкәсе 7 нче урынны алган. Биредә туристлар саны узган елның шушы ук чорындагыга караганда 51 процентка арткан.
Рейтинг ахырында – Башкортстан (туристлар саны 34,5 процентка үскән).