Марафонда катнашучы йөгергәндә вафат булган. Оештыручылардан чирен яшергән

Бу көннәрдә Башкортстанның Белорет районында «Malidak» дип аталган марафон үтте. Кызганычка каршы, ярышларда бәхетсез очрак теркәлгән, анда 19 яшьлек спортчы кыз вафат булган. Бу турыдагы мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте раслаган.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, йөгерешләрнең берсендә Виктория үзен начар хис итә башлый. Янда булган «ашыгыч ярдәм» табиблары һәм коткаручылар аңа беренче медицина ярдәме күрсәтә, тик коткара алмыйлар.

Шунысы бар, моңа кадәр кыз күп тапкырлар шуның ише ярышларда катнашкан. Кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, ул астма белән авырган, тик оештыручыларга бу турыда әйтмәгән.

– Без бик кайгырабыз һәм Викторияне белгән һәр кешенең кайгысын уртаклашабыз. Бу югалтуның никадәр авыр икәнлеген сүз белән генә аңлатып булмый, – ди оештыручылар.


Фикер өстәү