Күз табибларының киңәшләре. «Күз авырулары олысын да, кечесен дә аямый»

Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше күз авыруларыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннар шул хакта сөйли. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бер төркем күз табибы журналистлар белән очрашты. Аларның фикер, киңәшләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Бүген Татарстанда яшәүче 397 мең кеше күз авыруларыннан интегә. Аларның 97 меңе узган ел ачыкланган. Шуларның яртысы диярлек (47 мең очрак) – балалар. Узган ел республикада 378 кеше күз авыруы аркасында инвалид дип табылган. Күз авыруларын ничек булдырмаска?

Елена Жиденко, Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы урынбасары:

– Күз авырулары олысын да, кечесен дә аямый. Глаукома күз авырулары арасында иң җитдие санала. Инвалидлыкка китергән чирләр арасында да беренче урында тора ул. Макуляр дегенерация (күзнең арткы челтәр катлавы бозылу), күз нервы зәгыйфьләнү очраклары да еш күзәтелә. Балалар арасында исә шикәр чире вакытында күзәтелә торган күз авыруы (диабетик ретинопатия), глаукомалылар, ерактан начар күрүчеләр шактый. Күз авыруларын дәвалау ысуллары да елдан-ел камилләшә бара. Элегрәк шул ук глаукома дөм сукыраю котылгысыз булган мәкерле чир санала иде. Транссклераль циклофотокоагуляция алымы ярдәмендә хәзер аны да җиңә алабыз, кешенең күрүен саклап калабыз.

Илгиз Исмәгыйлев, Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибының клиник-эксперт эше буенча урынбасары, Татарстанның атказанган табибы:

– Күзләр сәламәт булсын өчен, күбрәк җиләк ашарга кирәк. Кара җиләк (черника) аеруча файдалы. Җәен аны чиләкләп ашасаң да зыяны юк. Җир җиләге, кура җиләге, каен җиләгенең дә күзләргә шифасы әйтеп бетергесез зур. Бу хакта гел искәртеп киләбез. Киңәшләргә колак салучы гына сирәк. Күз сәламәтлеген гел контрольдә тотарга кирәк. Бер югалтсаң, аны кире кайтару бик авыр.

Ленара Хәнифәтуллина, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең балалар күз табибы:

Соңгы елларда ерактан начар күргән балалар саны артканнан-арта бара. Андыйлар хәтта балалар бакчасына йөргән сабыйлар арасында да очрый. Узган ел безгә барлыгы 140 меңгә якын бала мөрәҗәгать итте. Шуларның 70 меңенә миопия (ерактан начар күрү) диагнозы куелды. Якын киләчәктә бу пандемия дәрәҗәсендәге чиргә әверелергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) белгечләре, 2050 елда Җир шарында яшәүче һәр ике кешенең берсе ерактан начар күрәчәк, дип фаразлый. Иң куркынычы шул: әлеге чир вакытында күзнең челтәр катлавы зарарлана, глаукома, катаракта кебек җитди чирләр килеп чыгу ихтималы арта. Бу исә, үз чиратында, кешенең тулысынча сукыраюына китерергә мөмкин. Ник дигәндә, миопия вакытында күз «озыная», шул рәвешле күзнең челтәр катлавы да сузыла.

 

Күзләр сәламәт булсын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

– вак рәсем, текстка текәлеп утырганда, күзләр бик нык ара. Шул сәбәпле еш кына кешенең күрүе дә начарлана. Шуңа күрә озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак;

– күзләргә зыян килмәсен өчен, ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә  2–3 метр ераклыкта булырга тиеш;

– күзләрне ял иттереп алырга да онытмагыз. 40–45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк. Тагын бер ысул: тәрәзә янына килеп басыгыз да карандаш яки фломастер белән тәрәзәгә бер төртке төртегез. Еракка карап алгач, карашыгызны шул төрткегә юнәлтегез. Аннары кабат еракка карарга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләү күз мускулларындагы киеренкелекне бетерә;

– йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз;

– А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләк-җимешләр, балык, фасоль һ.б.) ашагыз;

– елга бер тапкыр булса да күз табибына күренеп кайтсагыз да зыян итмәс.

 

Күз авыруларының күбесе диспансеризация вакытында ачыклана, ди белгечләр. 2020 елда әлеге тикшеренүдән соң:

– 736 кешенең күзендә җитешсезлекләр барлыгы ачыкланган.

– 132 кешедә – глаукома, 140 кешедә катаракта табылган. 70 кешенең каршыдагы әйберләрне төгәл күрмәве билгеле булган.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү