Татарстанның атказанган төзүчесе Ринат Миначев: «Эш бөтен кешегә җитәрлек»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына баргач, «Чиста су» федераль проекты кысасында алып барылган су белән тәэмин итү системасы төзелешенә зур бәя бирде. Колач җитмәслек бу эшләрне Татарстанның атказанган төзүчесе Ринат Миначев җитәкчелегендәге «Альтаир-1» компаниясе башкара. Бәйрәм уңаеннан без дә оешманың эш-гамәлләре, хәл-куәтләре белән танышып кайтырга булдык. Бүген төзүчеләр ничек яши икән?

– Ринат Садретдинович, төзүче дигәч тә, безнең күз алдына зур-зур биналар, төрле корылмалар килеп баса. Шулай гадәтләнгән инде. Ә сез су үткәреп йөрисез. Ничектер, бер караганда, исеме җисеменә туры килеп бетми кебек.

– Беренчедән, бүген нинди генә юнәлешне, шул исәптән газлаштыру, су кертүне алсак та, аларның берсен дә төзелештән башка күз алдына китереп булмый. Су кертү ул ахыр чиктә торбалар урнаштыру белән генә төгәлләнми бит. Анда күпме ярдәмче биналар салырга, ягъни тулы канлы төзелеш алып барырга кирәк. Икенче яктан караганда, эш барышында без бит гел «төзү, төзелеш» сүзен кулланабыз, яңа тормыш төзибез, димәк, төзүче сүзе бу очракка да туры килеп тора. Өченчедән, 1994 елда оештырылган компаниябезнең эш-гамәлләре күпкырлы. Күп вакытта, сез күз алдына китергәнчә, кулга кирпеч тотып та эшләдек.

– Белүемчә, компания үз эшен судан да, кирпечтән дә түгел, торак пунктларны газлаштыру программасыннан башлады бугай?

– Хәтерлисездер, узган гасырның 90 нчы елларында авыллар бушый башлады. Шул сәбәпле, яшьләргә уңайлыклар тудыру өчен, авыл районнарын газлаштыру программасы башланды. Татарстан Президенты каршында Дәүләт бюджеттан тыш газлаштыру фонды оештырылды. Шушы фонд белән хезмәттәшлек итә башлавыбыз бик уңышлы килеп чыкты. Безгә йөкләнгән эшләрне сыйфатлы, җиренә җиткереп кенә үтәп калмадык, вакытыннан алда өлгертә дә килдек. 1994 елдан 2002 елга кадәр компания көче белән 500 км озынлыктагы газүткәргеч салынып, эксплуатациягә тапшырылды, Апас, Буа, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында 4 меңнән артык торак йорт салынды. Бер үк вакытта Чуашия Республикасын газлаштыру эшенә дә керештек. Бу юнәлеш кысасында 1500 йорт, 140 котельныйга газ кертелде. 360 км озынлыктагы корыч һәм полиэтилен газүткәргечләр кулланылышка тапшырылды. Җаваплылык хисе булган, намус белән эшләгән коллектив һәркем өчен дә кадерле. Безне күрә башладылар, Ульян өлкәсенә дә чакырып алдылар. Географиябез киңәйгәннән-киңәя барды. Кострома, Волгоград өлкәләрендә көтеп алулары аеруча сөенечле булды. Бу бит – абруебыз бар, безнең хезмәтебезне Россия төбәкләрендә дә күрәләр, беләләр дигән сүз.

– Кулга кирпеч тотып эшләдек дигәненә нинди объектлар керә? Моны без эшләдек бит, дип сокланып карап торырлыклары бармы?

– Күзләрне иркәләп торган биналарыбыз бик күп безнең. «Альтаир-1» оешмасы 2011 елдан сигез район буенча Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсенең генераль подрядчысы булып эшли башлады. Димәк, безнең кул көче кергән объектлар Актаныш, Бөгелмә, Мамадыш, Апас, Теләче, Саба, Кукмара районнары, Казан шәһәрендә дигән сүз бу. Шулай да, үзеңнеке – үзәктә, дип әйтүләре дөрестер инде: тирә-юньдә, бигрәк тә Апаста салынган объектлар күңелгә бигрәк якын. Район үзәгендә автовокзал, «Свияга» балалар сәламәтләндерү лагеренда бассейн, Борнаш авылында медицина пункты белән 154 укучыга тәгаенләнгән мәктәп әнә шундый исемлеккә керә. Өч ел эчендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен өч күпфатирлы йорт төзедек. Балалар сәнгать мәктәбен үзгәртеп кордык. Бик күп мәктәпләрне, балалар бакчаларын, авыл хуҗалыгы корылмаларын төзекләндердек. Күрше Кайбыч районында да мәктәпләрне төзекләндерүгә зур өлеш керттек. Кама Тамагы районында күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы нигезендә йортлар эшләдек.

– Кама Тамагы, Чүпрәле, Нурлат районнары халкы сезнең ярдәм белән чиста су килгәнгә сөенеп туя алмыйдыр. Сез инде үзегез дә бу мәсьәлә буенча белгечкә әйләнеп беткәнсездер. Эчәр сулар белән Татарстаныбызда хәлләр ничегрәк?

– Мин экология өлкәсендә белгеч түгел шул. Минем эш – су үткәрү. Әмма шунысын тәгаен беләм: республикабызда эчәр суга кытлык бик зур. Менә Нурлатта гына 60 км озынлыкта суүткәргеч салдык, 30 кое монтажладык, яңа скважиналар борауладык, 6 скважина үткәрдек, фильтр станциясе төзедек. Сулары бик начар, сап-сары төстә иде, ягъни тимер күп дигән сүз инде бу. Суы катырак. Шуңа күрә чистарту корылмалары да төзибез.

– Сез, төзибез дә төзибез дип, бернинди проблема юк кебек сөйлисез. Чыннан да, юкмы соң ул? Югыйсә санкцияләрнең дә зыяны тими калмагандыр. Ни дисәгез дә, бик төгәл приборлар белән эш итәргә туры килә бит.

– Бу очракта икесенең берсе: я зарланасың, я чарасын күрәсең. Хәзер, чыннан да, бар әйберне дә табып булмый. Шуңа күрә счетчикларны да үзебез ясый башлаган идек. Бик кыйммәткә төшә. Аналогларны табып булмый. Задвижкалар белән дә шул ук хәл. Әмма теләсә нинди вазгыятьтән чыгу юлын эзләү дә – безнең бурыч бит. Кул кушырып утырсаң, беттең дигән сүз. Әйтергә кирәк, һәр чорның үз проблемасы була инде ул. Менә безнең оешманың барлыкка килүенә киләсе елда 30 ел тула. Шулкадәр ел эчендә ниләр үзгәрде дисезме? Алга да, артка да китеш булды. Берни дә үзгәрмәде дисәң дә, ялган түгел. Теләсә нинди шартларда эшне бары тик сыйфатлы итеп башкарырга кирәк. Шулай да әйтә алам: иң авыр вакытлар эшли башлауның беренче елларында булды. Оешманы төзедек, коллективны җыйдык. Төрле сәбәпләр аркасында эш таба алмадык. 70 кешене хәтта бушлай эшләтергә дә риза идем ул чакларда. Тик коткыга бирелмәдек. Акрынлап барысы да җайланды.

– Кул селтәп, китеп барганнары да булгандыр инде?

– Бер караганда, кадрлар алышынып тору – гадәти күренеш инде ул. Егетләр армиягә китеп бара, М12 юлын төзергә китүчеләр дә табылды. Яшьләр бит, романтика. Әмма, гомумән алганда, бездән кешеләр китми. Артык баеп яшәмәсәк тә, оешмада эшли торган һәр кеше тормышын корган. Һәрберсенең торыр урыны, машинасы бар. Балаларын укытырга, ял итәргә мөмкинлекләре җитә. Тагын нәрсә кирәк инде? Алтын урталыкны тотып яши белергә кирәк. Бервакыт шулай, күптән инде, бер дипломлы танышым зарлана: «Фатир да юк, машина да юк, булыр кебек күренми дә. Кая барып бәрелергә инде?» – ди бу. «Кил, әйдә, миңа баш инженер булып», – дидем. Килде. Ике ел дигәндә йорт та салды, машина да алды.

– Эш җитәрлекме? Көндәшләр теңкәгә тимиме?

– Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә эш бөтен кешегә җитәрлек. Көндәшләр арттан куып килмәсен дисәң, аннан котылуның бер генә юлы бар: яхшырак эшләргә кирәк. Менә без хәзер Мамадышта, Буада эшлибез. Киләсе елга 9 объект бирелгән. Бу әле эшнең башы гына. Тагын булачак дип уйлыйм. Безне бит сайлап алалар. Ышанычлы булганга, яхшы эшләгәнгә күрә.

– Күп кеше кайнап торган зур шәһәрләргә ашкынганда, сез Россия төбәкләрендә эшләсәгез дә, тыныч кына Апаста яшәп ятасыз?

– Төп офисыбыз Казанда безнең. Гел барып йөрибез. Залесныйга җиткәч, таш каланың эченә кермичә, кире әйләнеп китәсе килә. Заманында бераз җитәкчеләр белән каршылыклар булып алса да, Апасны ташлап китә алмадым, яңадан әйләнеп кайттым. Дөрес, үзем Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында туганмын. Ике яшьлек чагымда әнием монда күченеп кайткан. Мине аякка бастырыр өчен бик тырышты инде, көне-төне эшләде. Әле дә хәтеремдә: иске генә йортыбызның тәрәзәләре яртылаш җиргә сеңгән иде. Миңа я сарык, я каз бәбкәләре алып кайтып куяр иде дә: «Улым, мә, үстер», – дип әйтер иде. Укытты, кеше итте ул мине. Институтта математик һөнәре алып чыктым. Тик ул юнәлеш буенча бик аз эшләдем. Ниндидер зуррак эшләргә тотынып, тормышны бар итәсе, әнине рәхәттә яшәтәсе килде. Ул гына дөньяны иртәрәк калдырып китте. Вафат булганына 22 ел инде.

– Балаларыгызны әни үрнәгендә тәрбиялисезме?

– Нәкъ шулай. Эшләп кеше үлми, дип әйтә иде әнием. Гомумән, без тормышны гаиләбез белән бергә күтәрергә күнеккән. Хәләл җефетем Гөлнара – «Шерхан» дип аталган үз кафебызда директор. Юлчылар аптырап йөрмәсен өчен, 9–10 кешелек кунакханә дә төзеп куйдык. Янәшәдә генә автосервисыбыз бар. Машиналарын шунда куялар, ремонтлап алалар. Сыйфатлы эшләгәч, тирә-юньнән мөрәҗәгать итүчеләр дә күп. Кызым Әдилә быел 11 нче сыйныфны тәмамлады. Юрист булырга хыяллана. Укырга байтак вакыт бар бит әле. Иртәдән кичкә кадәр әнисе янында кафеда эшләп йөри. Улым Раил 9 нчы сыйныфны тәмамлады, автосервисның бер бинасында келәмнәр юа. Уйнап кына башлаган идек, баксаң, келәмне чистартырга теләүчеләр искиткеч күп икән. Китереп кенә торалар. Мин башлаган эшләр белән бик кызыксына. Эшемне дәвам итүче бар, димәк. Шуңа күрә күңелем тыныч.

– Бизнес бер аякта гына басып тора алмый дигәннәрен бер дә онытмыйсыз, ахры?

– Теләсә нинди бизнесның көннәрдән беркөнне кителә торган гадәте бар. Ахыр чиктә, дүрт аяклы сыер да абына, диләр бит. Менә шул вакытта аякка басып китәр өчен кирәк булырга бик мөмкин ул.

– Сезнең хакта кешеләр, бик ярдәмчел, юмарт, башкаларга хәерхаһлы, дип сөйлиләр. Шулкадәр зур хезмәт куела бит. Хәләл малны таратырга жәл түгелме?

– Мин таратмыйм бит. Үз көчем белән тапкан мөлкәтемнән, үз кесәмнән мохтаҗ булган кешеләргә өлеш кенә чыгарам. Әле менә коллективыбызда бер шофер үлеп киткән иде. Гаиләсе бик авыр хәлдә калды. Аларны ничек язмыш кочагына ташлап калдырасың? Дини бәйрәмнәрдә бәрәннәр чалып, коллективыбызга да, аларның гаиләләренә дә өлеш чыгарам. Мәчет белән дә араны өзмим. Бу вакытларда күбрәк әниемне искә алам. Сыйныфташлар килеп чыккалый. Бер машина ком, азрак төзелеш материаллары, тегесен-бусын гозерләп килгән кешегә булышырга тырышам. Махсус хәрби операциягә киткән егетләребез турында да онытмыйбыз.

– Эшли торгач, ял итәргә онытып җибәрмисезме?

– Менә монысы – чыннан да, проблема. Гаилә белән ял итәргә дип, урманда йорт салып, умарталар да үрчеткән идек. Баксаң, быел барып карарга да вакытым тимәгән икән бит. Хатаны төзәтергә, Төзүчеләр көнендә булса да, ял итеп кайтырга кирәк булыр. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне бәйрәм белән котлыйм. Барыбызга да исәнлектә, иминлектә яшәргә язсын!

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 


Фикер өстәү