Татарстанда сату һәм клиентлар белән эшләү буенча менеджерларга ихтыяҗ зур

HeadHunter сервисы үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә Татарстанда ихтыяҗ иң зур булган белгечлек — сату һәм клиентлар белән эшләү буенча менеджерлар.

Шул ук вакытта, кайбер тармакларда башка белгечләргә дә сорау зур.

Мисал өчен, Татарстанның авиатөзелеш һәм металлургия тармагында гомуми эшчеләр, токарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар, станок операторлары, шулай ук инженер персоналы: конструкторлар, проектчылар һәм технологлар кирәк.

Моннан тыш, компанияләргә йөкчеләр, слесарьлар һәм сантехниклар, кладовой мөдирләре, машина йөртүчеләр һәм машинистлар таләп ителә.

Шул ук вакытта, йорт җиһазлары, IT яки кием-салым җитештерү тармакларында кибет директорлары яки администраторлары, сатучы-консультант, кассир вакансияләре дә ачык.

 


Фикер өстәү