14 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Белем бирү мәҗбүри

1930 елның 14 августында СССР Үзәк сайлау комиссиясе һәм Халык Комиссарлары Советының «Гомуми мәҗбүри башлангыч белем бирү турында»гы карары кабул ителә. Аның буенча 8-10 яшьлек балаларны дүртьеллык башлангыч мәктәптә укыталар. Өлкәнрәк балалар өчен тизләтелгән курслар барлыкка килә, шулай ук фабрика-заводның җидееллык мәктәпләре челтәрләре дә җәелдерелә.

 

Курчатов лабораториясе

1943 елның 14 августында Казанда профессор Игорь Курчатов җитәкчелегендә СССР Фәннәр академиясенең фәнни лабораториясен төзү турында карар кабул ителә. Бу чорда профессор ТАССРда эшләгән була. Әлеге вакыйга тора-бара атом энергиясе институтын булдыруга китерә.

 

«КамАЗ» бездә!

1969 елның 14 августында Яр Чаллыда «КамАЗ» төзергә карар чыгаралар. Әмма башта аны Красноярск шәһәрендә төзергә планлаштыралар. Ничек итеп заводны Татарстанда төзергә булганнар соң?

Шулай бервакыт КПСС Үзәк комитеты генераль секретаре Леонид Брежнев җитәкчелегендәге бер төркем делегация Белоруссия ССР төзелүенә 50 ел тулу тантаналарында катнашу өчен поездда бара. Делегация составында КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табеев да була. Поездда чәй эчкәндә ул бер шагыйрьнең шигырен сөйли. Бу шигырь Брежневның күңеленә бик хуш килә. Шуңа кич белән Табеевны ил җитәкчесе белән домино уйнарга чакыралар. Домино уйнаганда Табеев, әлбәттә, «җиңелә». Брежневның күңеле күтәрелеп китүдән файдаланып, Табеев аңа автомобиль заводын Татарстанда төзү мәсьәләсен күтәрә, бездә бу заводны төзүнең өстенлекләре турында сөйли. Красноярскида заводны ун ел эчендә төзергә планлаштырсалар, без аны биш елда төзербез, дип ышандыра генсекны. Казанга кайткач, Брежнев Табеевка шалтырата һәм аны Политбюро утырышына чакыра. Шулай итеп, 1969 елның 14 августында Үзәк Комитетның автомобиль заводын Татарстанда, Чаллы якларында төзү турындагы карары дөнья күрә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү