118 нче тапкыр. Камал театры яңа сезонда ниләр күрсәтәчәк? 

Галиәсгар Камал театры 118 нче сезонын быел тагын да иртәрәк – 18 августта ук ачып җибәрәчәк. Яңа сезоннан ниләр көтәргә? Нинди премьералар булачак? Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.      

– Казан туристларга бай шәһәргә әйләнде. Театр каршындагы мәйдан халык белән тулы. Мондый вакытта без ишекләрне ябып утырсак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә иртәрәк ачылабыз. Гадәти түгел, ләкин бу традициягә әйләнер дип уйлыйм, – диде Камал театры директоры Илфир Якупов.

Театрның яңа сезонга бәйле яңалыклары шактый. Быел беренче премьера да августта ук булачак.

– Август аенда премьералар чыгарганыбыз юк иде. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Ситса туй» комедиясе 25 августта күрсәтеләчәк,  – диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Сезонның беренче премьерасы турында тәфсилләбрәк аның режиссеры Айдар Җаббаров сөйләде.

– Мюзикл форматында спектакль кую күптәнге хыялым иде. Илгиз Зәйниев пьесасына нигезләнеп, музыкаль спектакль эзерлибез. «Ситса туй» – бик йомшак, юморы көчле пьеса. Спектакльдә 2000 нче елларда халык арасында популяр булган бик күп җырлар яңгыраячак. Бу – Винера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Наил Табанаков, Чәчкәнең җырлары. Җиңел, шул ук вакытта эчтәлекле спектакль булырга тиеш, – диде Айдар Җаббаров.

Яшь режиссер театр репертуарында бик уңышлы барган «Хуш, авылым» спектакленең өченче өлешен дә чыгарырга җыена икән.

– Ул тарихи материалларга, документларга нигезләнгән булачак. Форматы шундый ук кала. Тик бу юлы интервьюлар алып булмас, чөнки еллар буенча арткарак китәбез. Мине XVI гасыр кызыксындыра, – диде ул.

Аңлашылганча, яңа сезон премьераларга бай булачак. 7 ноябрьдә театр Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәре буенча «Игезәк» спектаклен тәкъдим итәчәк.

– Традиция буенча 7 ноябрьдә – Марсель Сәлимҗановның туган көнендә – яңа спектакль күрсәтәбез. Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәрен, исемен үзгәртеп, ниһаять, сәхнәгә чыгарабыз. Ул инде аны күптән язган. Моннан 7 еллап элек театрга алып килгән иде. Минемчә, бу – бик җитди һәм катлаулы әсәр. Ул тарихка нигезләнгән. Ләкин шулай да хәзерге көнгә бик туры килә, актуаль, – дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев. – Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә» һәм «Хушыгыз» трилогиясен сәхнәләштерү турында да күптән хыялланып йөрим. «Хушыгыз»ны куйган идем инде. Калган ике әсәренә дә мөрәҗәгать итәсем килде.

118 нче сезонның тагын бер премьерасын Колумбиядән чакырылган режиссер Алехандро Гонсалес куячак. Спектакль быел театрның репертуарыннан төшеп калган «Дон Жуан» урынын алачак.

– Академия театры буларак, без дөньякүләм драматургиягә дә мөрәҗәгать итәргә тиешбез, дип уйлыйм. Алехандро Гонсалес Шекспирның «Укрощение строптивой» әсәрен сәхнәләштерергә теләген белдерде. Ул бездә бер куелган иде. Зөлфәт тәрҗемәсендә «Тискәрегә авызлык» исеме белән барды, – дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.

Камал театры Әлфия Авзалованың юбилей елында легендар җырчы турында да спектакль чыгарырга ниятли.

– Әле әсәр язылып бетмәде. Өлгерергә тырышырбыз, – диде баш режиссер.

Театр оркестры исә сезонны 12 августта ук ача. Бу көнне Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында «Сәйдәшстан» музыкаль фестивале була. Театр оркестры һәм артистлары «Алар беренчеләр иде» премьера программасын тәкъдим итәчәк.

Илфир Якупов театрның гастрольләре, фестивальләре турында да сөйләде.

– Сентябрьдә Саранск шәһәрендә Россиянең V милли театрлар фестивалендә катнашачакбыз. 11 сентябрьдә безнең театр фестивальдә «Исәнме, әни» спектаклен тәкъдим итә. Шулай ук сентябрьдә Ижевск һәм Пермь шәһәрләренә гастрольгә барачакбыз. Ә ул вакытта безнең бинада 22–24 сентябрьдә «Артмиграция» фестивале булачак, – диде Илфир Якупов.

Шулай ук 25, 26 сентябрьдә Камал театрында Максим Горький исемендәге Самара драма театры гастроле көтелә. 118 нче сезонда Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Гөлсем Исәнгулова һәм Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиевнең юбилейлары үтәчәк.

Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү