«Гаилә ул – җитди күңел хезмәте»: Камал театрында яшьләр «Ситса туй»ларын бәйрәм итте

Галиәсгар Камал театры яңа сезонын әле күптән түгел генә ачса да, инде премьера белән дә сөендерергә өлгерде. Театрда өч көн рәттән Илгиз Зәйниевнең «Ситса туй» музыкаль моңсу комедиясе гөрләде. Ни өчен бер-берсен яраткан парлар кинәт үзара аңлаша алмый башлый? Нигә яшь гаилә тормышында җиңеп чыгып булмастай каршылыклар килеп туа? Бу хакта тамашачылар спектакльне карагач беләчәк.    

«Ситса туй» – Илгиз Зәйниевнең Минзәлә театры өчен махсус язып, 2021 елда үзе куйган пьесасы. Галиәсгар Камал театрында аны яшь режиссер Айдар Җаббаров куйды. Шулай итеп, бик көчле тандем белән шәп кенә комедия килеп чыккан.

Ситсы туй яшьләрнең өйләнешеп яши башлауларына бер ел үткәннән соң билгеләп үтелә. Ир белән хатын мөнәсәбәте дә юка ситсы кебек. Саксыз кагылсаң, ертылып китәргә мөмкин. Яңа гына тормыш корган гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр нәкъ менә шул чорда башлана.

Спектакльнең үзенә күчик. Биредә өйләнешүләренә бер ел үтеп, ситсы туйлары көнендә, юк кына сәбәпләр аркасында, аерылышыр хәлгә җиткән дүрт яшь пар. Акчасызлык, тормыш куу китереп чыгарган игътибарсызлык, җаваплылыктан курку… Һәр гаиләнең үз сынаулары һәм каршылыклары… Бу дүрт парның кайсылары гаиләләрен, мәхәббәтләрен саклап кала ала, ә кайсылары юк? «Гаилә – бер-берең өчен җаваплылык алу, җитди күңел хезмәте ул». Спектакльнең нигезендә әнә шул фикер ята.

Гаиләләр һәм геройлар бер-берсеннән бик нык аерыла, әмма алар шулкадәр тормышчан килеп чыккан. Пьеса авторы Илгиз Зәйниев аларны шундый оста итеп сурәтләп биргән. Залда утырган парлар үзләрен танып, үз проблемаларын күреп алгандыр. Чәчәк алырга да акчасы юк (дөресрәге, бар, ул аңа үзенә яңа кармак алып кайткан) Нияз һәм председатель кызы Хәния рольләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарган Эмиль Талипов һәм Алинә Мөдәррисова аеруча да истә калды. Тормышлары мул, җитеш, әмма хатынын бар дип тә белмичә, телефонга багынып утырган Дилүс (Раил Шәмсуаров) һәм игътибар җитмәүдән интеккән Рамилә (Гүзәл Гөлвердиева) гаиләсе дә хәзерге көн белән тәңгәл килә. Тормышны үз җилкәсендә алып баручы ирдәүкә хатын Гөлнара (Айгөл Шәкүрова) һәм җиңел акыллы (беренче карашка гына!), күңел ачарга яратучы Илсур (Илнур Закиров) образлары да уйландыра. Дөнья куучы, карьера ясарга тырышучы Динә (Ләйсән Гатауллина) һәм тарих укытучысы Айварның (Алмаз Сабирҗанов) «мәхәббәт» тарихы күп яшь парларга үрнәк булырлык.

Спектакльнең буеннан-буена яшьләрне озатып йөрүче ЗАГС хезмәткәре Вәсилә ханым образын (Ләйсән Рәхимова) аерым билгеләп узарга кирәк. Яшь гаиләләрне саклап калу өчен нәрсә генә эшләми ул! Гармунда да уйнап карый, җырлый да, елый да. Ләйсән Рәхимованың талантына сокланып туймаслык инде.

Илгиз Зәйниевнең тормышчан, тирән эчтәлекле бу әсәре бик күпләрне битараф калдырмагандыр. «Ситса туй»дагы өйләнешкән парларның монологлары, диалоглар аерым игътибарга лаек. Көчле юмор белән сугарылган, шулкадәр җор тел белән язылган алар. Айварның (Алмаз Сабирҗанов) мәхәббәтне иген кыры һәм комбайн итеп сурәтләве генә ни тора! Геройларга килгәндә, кайберләренең сакауланып, кайберсенең тавышын калынайтып, мишәрчә сөйләшүе образларга яңа төсмер өсти өстәвен, шул ук вакытта игътибарны читкә дә юнәлтә. Образлар артык комик килеп чыккан кебек тоелды. Спектакльдә тагын бер аңлашылып һәм ошап бетмәгән урын бар. Әйтик, Динәнең (Ләйсән Гатауллина) душта юынуы. Режиссер шәрә хатын-кыз күрсәтеп, ир затларын театрга җәлеп итәргә теләдеме икән?

Премьера алдыннан Айдар Җаббаров әлеге спектакльне мюзикл дип атады, 2000 нче елларда популяр булган җырлар күп яңгыраячак дигән иде. Чыннан да, биредә татар эстрадасы җырчыларының уннан артык хиты яңгырады. Әйтергә кирәк, җырлар шулкадәр төгәл, вакыйгага туры китереп сайланган. Аларны һәр герой күңел халәтеннән чыгып башкарды, шул рәвешле вакыйгаларга мәгънәви төсмер өстәлде.

«Гаилә таркалу – дәүләт игътибарындагы мөһим мәсьәлә». Спектакльнең режиссеры Айдар Җаббаров әнә шулай ди.

– Соңгы елларда гаилә коручы парларның 50 проценты тиз арада аерыла икән. Бу проблема бар. Кызганыч, әмма хәзерге көн өчен бик актуаль килеп чыга бу спектакль, – диде режиссер.

«Яратмыйча гаилә кору моңсыз җыр кебек». Спектакль әнә шундый сүзләр белән тәмамлана. Тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, бер ызгышып, аннары дуслашып, бөтен нәрсәне дә уртага салып хәл итеп була икән ул. Ә менә хыянәткә гаиләдә урын юк.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе:  

– Гаилә – безнең байлык, җәмгыятьнең нигезе. Анда бик җаваплы булырга кирәк. Нигә дигәндә, сиңа ышанып, син ышанып, гаилә корып, балалар, оныклар тудырып, үстереп, тәрбия бирү ул – тормыш. Бүгенге спектакльдә тормышка карашны күрсәтәләр.

Ләйсән Сафина

 


Фикер өстәү