2005 елдан соң Казанда машиналар саны 300 меңнән күбрәкккә арткан

Татарстан башкаласында 2005 елда 137 мең автомобиль теркәлгән булса, хәзер әлеге күрсәткеч 451 меңгә җиткән. Бу хакта Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” утырышында шәһәр мэры Илсур Метшин әйтте.

“Әлбәттә безне Казанда яшәүчеләрнең матди хәле сөендерә. Кайбер гаиләләрдә хәтта икешәр-өчәр машина бар. Әмма юл-транспорт буенча вәзгыятьнең катлаулануын да танырга кирәк”, – диде Илсур Метшин.

Казан мэры әйтүенчә, шәһәрнең транспорт хәрәкәтенә “паралич” янамый, әмма тиз йөреп буласына да өмет аз. Ишегалларында машина хуҗалары һәм җәяүлеләр арасындагы мөнәсәбәт тә кискенләшә. “Без тик утырмыйбыз. Кая барганыбызны беләбез. Татарстан Рәисе ярдәме белән бу мәсьәләдә эш алып барыла”, – диде Илсур Метшин.


Фикер өстәү