Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең кайчан узасы билгеле булды

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 9 сентябрьдә башланып, 23 декабрьгә кадәр атна саен дәвам итәчәк. Татарстан Премьер-министры Алексй Песошин шул хактагы боерыкны имзалады.

Боерыкта әйтелгәнчә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы район башлыклары белән берлектә ярминкәдә сатыласы продукцияне сәүдә урыннарына алып килү өчен җаваплы булачак. Башкарма комитетлар сату урыннарын билгеләячәк, аларда тиешле шартлар булдырачак һәм иминлек чараларын күрәчәк.

Узган елгы көзге ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 787,8 млн сумлык продукция сатты. Моннан тыш, Татарстанда язгы ярминкәләр дә оештырыла. Быел алары 18 мартта башланып, 22 апрельгә кадәр дәвам итте.


Фикер өстәү