Татарстанда мотоцикллар катнашында аварияләр күрсәткече арткан

Ел башыннан Татарстанда мотоцикллар катнашында аварияләр күрсәткече сизелерлек арткан. Былтыр республика буенча мондый төр юл һәлакәтләре 64 булса, быел ике мәртәбә күбрәк, ягъни 128гә җиткән. Иң аянычы – юл фаҗигасендә 8 кешенең гомере өзелгән, 100дән артык зыян күрүче бар.

Аварияләр санының артуына берничә сәбәп бар, ди белгечләр. Шуларның берсе – мотосезонның иртәрәк башлануы һәм Кытайдан кайтарылган җиңел мотоциклларның күплеге.

ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, Казанда мотоцикллар катнашында 43 авария булган. Шуларда ике кеше үлгән, 46 кеше зыян күргән. Аварияләргә китергән сәбәпләр рәтендә тизлекне арттыру, транспортны йөртү кагыйдәләрен санга сукмау кебекләре бар. Бу елның җиде аенда хокук сакчылары административ җаваплылыкка 670ләп мотоцикл йөртүчесен җәлеп иткән. Шуларның 133е тынычлыкны бозган.


Фикер өстәү