Татарстанда авыл кибетләре төзелешенә 5,2 млн сум акча тотылачак

Татарстанда авыл кибетләре төзеләчәк, бу максатларга 5,2 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында пәйда булды. Заказчы булып республиканың баш төзелеш оешмасы тора.

Моннан тыш, контракт буенча подрядчы Болгарда мең урынга исәпләнгән стадион, Татарстан районнары башкарма комитетларының административ биналары, Чаллыда «Притяжение» торак комплексында 1,5 мең урынга исәпләнгән мәктәп һәм башка объектлар проектларын әзерләргә тиеш. Сатып алуның гомуми суммасы 62,4 миллион сум тәшкил итә.

Быел Татарстанның төрле районнарында барлыгы 11 кибет төзергә җыеналар. «Авыл кибете» республика программасын 2017 елдан гамәлгә ашыралар. Биш ел эчендә 120ләп кибет төзелгән.


Фикер өстәү