Сөенсен әле күңел. «Сөлгеле капка», шәл бәйрәме, кич утыру…

Балык Бистәсе районында шәл бәйрәме уздырырга җыеналар. Яшел Үзән, Арчада исә самавырны искә алып, бергәләшеп чәй эчкәннәр. Эш дип яшәгән сала халкы да әкренләп ял итәргә  өйрәнеп килә. Капка төбендә бәйрәм ясаучылар да юк түгел. Нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар!

 «Самавырдан чәй эчтек»

Яшел Үзән районының  150 йортлы Күгәй авылында табигатьтә гөрләтеп чәй эчкәннәр. Авылдашларны бәйрәмгә чакырырга җиз самавыр сәбәпче булган.

– Әлеге 40 литрлы самавырны заманында Горький заводында кулдан ясаганнар. Аны бары семинарларда гына тотканнар. Сәнгать җитәкчесе Рәмзия Заһидуллина: «Әйдә, шушы матур самавыр белән  бәйрәм үткәрик әле», – диде. Һәр кеше өеннән дә самавыр алып килде. Беренче  тапкыр уздыру гына әле. Егетләр мәш килеп су ташыды. Авылдашлар биеп-җырлап күңел ачты, тәмләп чәйләр эчте. Бу бәйрәмне  киләсе  елда зурлап күрсәтәсе килә. Бәлкем, самавыр бәйрәме безнең авылныкы булып китәр, – ди клубы мөдире Алмаз Шәйхенуров.

Бистә шәле

19 августта Балык Бистәсе районы шәлчеләрен җыймакчы. Анда  беренче тапкыр «Бистә шәле» I республика хатын-кызлар халык һөнәрчелеге фестивале үтә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина белдергәнчә, чарада ирләр дә катнаша ала. Районда андыйлар да юк түгел. Шәлне иң тиз  һәм иҗади бәйләүчеләрне ачыклаячаклар.

–  Бу – хатын-кыз кәсебенә багышланган фестиваль. 2019 елда Рәмзия Фәттахова челтәр үрү студиясен булдырган иде. Безнең районга гына хас үрнәгебез дә бар. Шәл бәйләүчелек Күгәрчен авылыннан җәелгән. Анда Зәйтүнә исемле укытучы кайтып, кызларны шушы шөгыльгә өйрәткән. Тора-бара әлеге шөгыль Ямаш, Балтач, Күки авылларына да тарала. Бүген  рус, татар, керәшен ханымнары – барысы да бәйли. Районда шәлчеләрнең санын исәпләп бетерерлек түгел. Асыл затлар барысы да бәйли белә. Бистә шәлен республика халкына да күрсәтәсебез килде, – ди Лилия Кәримуллина.

Фестивальгә килүчеләр шәл бәйләүнең барлык нечкәлекләре белән таныша  алачак. Осталар юу, тетү, эрләү, бәйләү буенча мастер-класс күрсәтәчәк. Татар халкының кул эшләнмәләренә багышланган фольклор күренешләр тәкъдим ителәчәк.

– Шәлне 7 яшьтән бәйлим. 41 ел  буе остарып беттем инде. 15 ел клубта бәйләү түгәрәге алып бардым. Мине дә фестивальгә  чакырдылар. Нишләп бармаска? Мондый чарада беренче тапкыр катнашуым. Хезмәтләремне дә күрсәтергә алып  барам, – ди Татар Чаллысы авылы клубының сәнгать җитәкчесе Илшат Заһидуллин.

Кич утырганнар

Саба районының Иске Икшермә авылында биш ел элек капка төбендә кич утыруны гадәткә керткәннәр.

– Җәй көне авыл җирендә кеше клубка бик чыкмый бит. Эш күп.  Бакчадан караңгы төшкәч кенә керә, кырда эшләүчеләр дә өенә соң кайта. Халык безгә килми дип аптырап тормадык, үзебез барырга булдык. Безнең авылда Кибәче очы дигән урам бар. Анда шундый җор телле Марзия, Сәрия, Мөнирә  әбиләр яши. Алар җырын да, такмазасын да әзерләп куя. Гармун алып, башта шунда бардык. Киләсебезне белгәч, бик сөенделәр. Кеше  күп җыелды. «Наза», «Биш парлы», «Гөлбану» һәм башка борынгы уеннарны уйнадык. Аннан инде икенче урамда күңел ачтык. Яшьләргә дә кызык. Хәзер ел саен июль аенда үткәрәбез,  – ди мәдәният йорты мөдире Гүзәл Әхмәтҗанова.

«Сөлгеле капка»

Арча районының Ташкичү авылында исә «Сөлгеле капка» бәйрәме узган. Арча район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйсән Хәкимова әйтүенчә, фестиваль районда икенче тапкыр үткәрелә. Идея исә – Ташкичү авылындагы данлыклы «Өммегөлсем» фольклор төркеменеке. Узган ел башлап җибәргән  чарада катнашырга гариза бирүчеләр ике тапкыр арткан. Сарман, Балык Бистәсе, Ютазы һәм башка районнардан, Мари Элдан да иҗат коллективлары катнашкан. Алар халык җыры һәм биюләрен, инструменталь  чыгышлар, этнографик күренеш номинацияләрендә чыгыш ясаган.

– Әби-бабайдан килгән гореф-гадәтләрне, башка коллектив тәҗрибәсен өйрәнү бит бу, – ди Ләйлә Хәкимова.  –  Күз алдына китерегез:  авылдагы 600дән артык кеше, милли киемнән урам буйлап, җырлап, мәйданга  агыла. Авылны җанландырып җибәрү өчен дә  кирәкле чара бу. Сөлгеле капка  –үзенчәлекле бәйрәм. Монда кулдан  чигелгән сөлге алып килергә кирәк. Һәр төбәк үз чигү үрнәкләрен күрсәтә. Без халыкның һөнәрчелегенә дә басым ясыйбыз. Татарның кунакчыллыгы капкадан ук башлана. Без дә кунакларны җырлап-биеп, сыйлар белән каршы алдык. Бәйрәм мари, керәшен, удмурт, рус һәм татарларны да берләштерә.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү