Әхмәт авылы имамы Раиф Шәймарданов: «5–6 яшьлек чагымда төн буе рәсем ясый идем»

Зәй районының Әхмәт авылында яшәүче 64 яшьлек Раиф хәзрәт Шәймарданов картиналар иҗат итә, рәсемнәр ясый. Сабан туенда герләр дә күтәрә ул. Күптән түгел, Казанга барып, шәһәр халкына курай һәм кубызда уйнау буенча мастер-класс та күрсәтеп кайткан. Авылда дини тәрбия генә биреп калмый, әнә шулай мәдәниятне үстерергә дә булыша.

Раиф абый кечкенәдән рәссам булырга хыялланган. Укырга кергәнче үк диварга эленгән календарьдан бәйрәм даталарын ясарга яраткан. Карандаш, пумаладан хәтта төнге сәгать 1–2гә кадәр аерыла алмаган.

– Улым, минем белән фермага эшкә барасың да бар бит, ят инде, – дип кисәтә иде әнкәй. Ул иртүк 3тә торып, фермага китә иде. Әткәй исә һәрбер рәсемемне мактый иде. Миңа бер көч өсти иде. Өстәвенә альбом, буяу, карандашларны да гел сатып алып торды. Гомер буе рәссам булырга хыялландым. Тик эш дип, авылдан китеп булмады. Моның өчен бер дә үкенмим. Сәләт булу – бер, әмма аны тырышлык белән баетырга да кирәк. Күбесе үзеңнән тора. Әлбәттә, үҗәтлек тә, шулай ук шәп остаханә дә кирәк, –ди Раиф абый.

Алабуга  институтын тәмамлап, авыл балаларына сызым, технология, сынлы сәнгать, физкультура дәресләре укыткан ул. Хәзерге көндә – авыл имамы. Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсендә белем эсти. Әмма уку, көндәлек мәшәкать дип, пумаласын бөтенләй ташлап бетерми, җае чыккан саен иҗат итәргә тырыша.

Күңелдәге хисләрен альбом битләренә төшерә. Карандаш, буяудан тыш, кипкән яфрак, табигый материаллар да куллана икән. Натюрмортлар да ясаган. Картиналары төрле темаларга багышланган. Арада дингә, милләткә багышланганнары да бар. Язучы Нурихан Фәттах китапларын укып, тарихны да сурәтләп караган. Әмма анысы авыррак тоелган. Рәсемнәреннән табигатьне яратуы күренеп тора. Картиналарын сатмый. Кемгә ошый, шул бушлай алып китә. Күргәзмәгә дә сорыйлар икән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү