Нәсим Акмал: «Безнең әдәбият дөнья күләмендә танылуга мохтаҗ»

Бөекләрен күтәрә белгән халык бөек була. Журналист, «Татарстан» радиосындагы күп тапшырулар авторы Нәсим Акмал белән әңгәмәбез нигезендә әнә шул фикер ята. Без ул бөеклекне яулый алдыкмы? Дагыстан халкыннан нәрсәгә өйрәнергә кирәк? Бүген без кемне күтәрергә тиеш?

Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышлап, журналист Нәсим Акмал әзерләгән тапшырулар циклы өчен «Татарстан» радиосы Дагыстанда үткән «Голос Евразии» фестивалендә гран-прига лаек булды. Әлеге тапшырулар Рәсүл Гамзатовның «Минем Дагыстаным» әсәренә нигезләнгән.

– Безнең бу әсәргә элек тә мөрәҗәгать иткәнебез бар иде. Аның туган илгә, Ватанга, халык язмышына кагылышлы уйлануларын эфирга биреп бардык. Хәзер инде китап тулысынча тәрҗемә ителде. Радиода тапшырулар циклы да дәвам итәчәк.

– Рәсүл Гамзатов иҗаты безгә ни өчен якын?

– Аның әсәрләре – синең турында да, минем турында да, Россиядә, юк, хәтта планетада яшәүче бөтен халыклар турында да. Һәркем анда үзенекен таба. Мәхәббәт хакында язсынмы, үз замандашларын борчыган мәсьәләләр хакындамы, туган телме, туган илме – безнең күңел тибрәнешләренә туры килә.

– Күптән түгел Дагыстанда булып кайттыгыз. Ишеткән-күргәннәрегез турында сөйләгез әле.

– Безне Рәсүл Гамзатовның туган ягы – Хунзах районының Цада авылына алып бардылар. Таулар арасындагы шул авылга килеп төшкәч, андагы һәрнәрсә таныш тоелды. Аның әсәрен тәрҗемә иткән чакта туган сорауларыма да җавап таптым.

Ренат Харисның шундый сүзләре бар: «Бөекләрен күтәрә белгән халык бөек була». Ул сәфәремнән мин шушы сүзләрнең чыннан да дөрес икәнлегенә инанып кайттым. Дагыстан халкы үзен нәкъ менә әдәбият, сәнгать аша – Рәсүл Гамзатов аша күтәргән. Аңа Ленин һәм Сталин премияләрен, «халык шагыйре» исемен биргәннәр, чит илләрдә йөрткәннәр. Ә ул үзе таулар һәм диңгез арасында качып яткан кечкенә генә Дагыстанын нинди югарылыкка күтәргән! Аның аша Дагыстанны бөтен дөнья белә.

Менә кайда хикмәт. Менә нинди акыллы халык яши анда! Халык – шәхесне, шәхес халыкны күтәргән. Миңа калса, бу турыда безгә дә уйланырга кирәк. Халыкны таныту өчен ниндидер вак-төяк нәрсә генә җитми. Халыкны әдәбияты, сәнгате аша таныйлар. Шагыйрьләре, рәссамнары, композиторлары аша…

Рәсүл Гамзатовны анда пәйгамбәр урынына күрәләр. Әйтик, бездә Тукайның «Туган тел» шигырен яттан син сөйлисең дә, мин сөйлим. Ә анда бөтен кеше Рәсүл Гамзатов гыйбарәләре белән сөйләшә. Бер генә мисал: безне Камалетдин атлы бер шофер йөртте. Рәсүл Гамзатов әсәрен татар теленә тәрҗемә иткәнемне белгәч, туганы кебек якын күреп сөйләште, кунакка чакырырга тотынды. Шаккаткыч бит!..

Бөеклек

– Үзебезнең әдәбиятка әйләнеп кайтсак, бездә дә шул югарылыкка күтәрердәй шәхесләр бар бит…

– Дагыстан әдәбияты белән электән кызыксынам бит инде. Ягъни чагыштырлык тәҗрибәм бар. Безнең әдәбият – зур әдәбият ул. Бу бәхәссез. Дагыстан әдәбиятын бәләкәй дип әйтмим, безнеке зуррак та димим. Әмма татар әдәбияты зур һәм көчле. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Бездә, бер генә түгел, бик күп шагыйрьләр-язучыларны шул югарылыкка күтәрергә мөмкин иде. Әйтик, Зәки Нурины гына алыйк. Бөек Ватан сугышында партизаннар берләшмәсенең разведка командиры булып кайткан егет. Өстәвенә яхшы каләмле шагыйрь. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, аны читтә генә түгел, хәтта бездә дә белмиләр диярлек.

– Ә Тукайны?

– Советлар Союзы заманында Муса Җәлилне бик күтәрделәр. Гомумән, җәлилчеләрне. Алар һәркайсы – бөек шәхес. Безгә Муса Җәлил баскан һәр эзне алтын белән әйләндереп алырга кирәк иде. Тукай – әлбәттә, зур шәхес. Аны барлык төрки халыклар таный. Ләкин дөнья күләмендә танылу өчен җәлилчеләр эффектлырак. Безгә нәкъ менә аларны күтәрергә кирәк. Зур иҗатларыннан тыш, аларда кешенең игътибарын җәлеп итә торган батырлык, егетлек кебек сыйфатлар да бар. Теге чорда Муса Җәлил әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә иттеләр. Элеккеге Советлар Союзы дәүләтләрендә яшәүче безнең буын аны әле дә белә. Ә яшьләр – юк. Читтә генә түгел, Россиядә дә белүче сирәктер хәзер. Ә ул – татарның бер символы булып, әдәбият аша дөньяда танылу мөмкинлеге…

Риман Гыйлемхановның Казакъстанда, Уральскида булып кайтканнан соң сөйләгәннәре әле дә истә. Андагы музейларның берсендә ниндидер бер баскычның кечкенә өлеше тора, ди. Нәрсә икән бу, дип кызыксынган. «Бу баскычка Тукай басып узган булырга мөмкин, шуңа ул безгә бик кадерле», – дип җавап биргәннәр. Менә нинди ихтирам! Бездә менә шундый караш юк. Югыйсә Тукайны да, Җәлилне дә, башкасын да үзебез кадерләмәсәк, аларны башка халык килеп кадерләмәячәк. Үзебез дөньяга таратмасак, башкаларга аның кирәге юк.

– Тәрҗемә турында әйтә башладыгыз. Бүген без аның әһәмиятен аңлап җиткермибез кебек. Бик беркатлы сорау булса да, әйтегез әле, безнең әдәбиятны башка телләргә тәрҗемә итәргә кирәкме?

– Бик әһәмиятле сорау бу. Безнең нинди әдәбиятыбыз бар!.. Аның зурлыгын башка халыклар да таный, күпләр аны өлге итеп саный. Хәтта кабатларга тырышып иҗат итүчеләр дә бар. Ягъни ул, һичшиксез, танылырга, башка телләргә тәрҗемә ителергә лаеклы һәм… моңа мохтаҗ да.

– Шул ук Рәсүл Гамзатов иҗатын балалар рус әдәбияты дәресләрендә дә өйрәнә. Ягъни ул мәктәп программасына кертелгән. Милли әдәбият өчен – шактый зур нәрсә, килешәсездер?

– Гениаль нәрсә бу! Татар әдипләреннән Муса Җәлилне дә кертергә кирәк. Бүгенге вазгыятьтә бу аеруча мөһим. Ул бит – каһарман, герой. Гомумән, рус әдәбияты дәреслекләрендә Россиядә яшәүче барлык халыкларның да вәкилләре булырга тиеш, минемчә. Шул очракта гына ул Россия, рус әдәбияты дип атала ала. Россиядә яшәүче барлык халыкларның мәдәнияте йогынтысында барлыкка килгән әдәбият бит ул! Аннан соң, бала мәктәп яшеннән үк теге яисә бу халык турында әдәбият аша белә дигән сүз бит ул.

Киләчәк

– Татар әдәбиятын, элек тә зур булган, хәзер дә шулай, дидегез. Ә бит бүгенге әдәбиятны, бигрәк тә яшьләр иҗатын тәнкыйтьләүчеләр күбәеп китте. Бу хакта ни уйлыйсыз?

– Әдәбиятта гел шулай булган инде ул. Яшь иҗатчыларны алсак, араларында бик тирән фикерле, гаҗәеп талантлылары да, әле өйрәнеп кенә килүчеләре дә бар. Һәр эштә тәҗрибә кирәк булган кебек, әдәбиятта да тиз генә югарылыкка ирешү кыен. 5, 10, 15 елдан яшьләр нәрсә язар? Белмибез бит. Әйтик, 1970 елларда туган буынны әдәбият чылбырын өзде, дип сөйләделәр. Ахыр чиктә ул буын арасыннан үзе генә дә 10 язучыга торырлык Марат Кәбиров үсеп чыкты. Кулына каләм алган гына чакларында берәү дә аны даһи булыр дип уйламагандыр.

Сәләтле яшьләр бар, әмма аларны укучы булырмы? Менә кайда мәсьәлә. Татарча китаплар, газета-журналлар укучылар, радио тыңлаучылар булырмы?

Бу урында «Минем Дагыстаным» әсәреннән бер өзек искә төшә. Рәсүл Гамзатов Парижда чакта бер авар рәссамын очрата. Сугыштан соң шунда калып, француз кызына өйләнеп яшәп ята икән. Танылган рәссам үзе. Әмма картиналарының һәрберсеннән сагыш, сагыну саркып тора. Әдип моннан: «Шулай нык сагынгач, ник кайтмыйсың?» – дип сораган. «Мин Ватаннан яшь йөрәгемне алып киттем, хәзер аңа карт сөякләремне кайтарып биримме», – дигән рәссам. Дагыстанга кайткач, рәссамның туганнарын эзләп тапкан язучы. Әнисе белән дә очрашкан.

«Сез аның белән аварча сөйләштегезме?» – дип сораган ана. Язучының: «Юк, без тәрҗемәче ярдәмендә аралаштык», – дигән сүзләрен ишеткәч, ана йөзен кара япма белән каплаган һәм әйткән: «Ялгышасың, Рәсүл. Минем улым үлде инде. Исән булса, мин өйрәткән телне онытмас иде…» Менә шундый фикерләрне радиодан сөйләп, ата-аналарны, яшь буынны уйландырасы килә.

– Телсезлек, димәктән. «Кешенең ике канаты бар: берсе – туган тел, берсе – дин. Туган телне кискәч, дин көчәя», – дип әйткән булгансыз. Бу ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Адәм баласы иманлы булып туа. Туган тел аңа ана сөте белән керә. Болар – безнең ике канатыбыз, икесе дә – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән әманәт. Хәзер менә ата-аналарның, әби-бабаларның зур «тырышлыгы» һәм дәүләт сәясәтенең «ярдәм»е белән балалар телсез булып үсә. Ике канатның берсе киселде дигән сүз. Гап-гади бер шәһәр егетен алыйк. Туган телен белми. Ләкин аның күңелендә «мин – татар» дигән бер генетик хис яши. Ул үзен нәселе белән, авылдагы әби-бабасы белән ялгап торучы җепләр эзли, ягъни үзе дә аңламастан, тамырларына тартыла. Тел юк, менә шул тамырларга бәйләп торучы бердәнбер җеп булып, дин алга чыга. Ике канатның берсе киселсә, исән калганы үтә нык көчәеп китүчән була. Моның белән уйнарга ярамый. Пар канатны тигез кагып очканда гына очыш имин була ул.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү