Кыярдан бик тәмле салат ясау ЫСУЛЫ

Роза Ананьева рецепты
Эре кыярлар (әмма чамадан тыш өлгергән түгел) кирәк. Әчкелтем-татлы салат килеп чыгачак. Бутерброд, гамбургер ясау өчен, башка төрле салатларга өстәп җибәрү өчен кулланырга мөмкин.

0,7 литрлы 3 банка өчен кирәк булачак: 1,5 кило кыяр, 1,5 л су, 200 г шикәр комы, 250 мл 6 процентлы аш серкәсе, 3 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы горчица орлыгы, 6 хуш исле түгәрәк борыч, 3 дәфнә яфрагы кирәк.

Кыярны юып, салкын суга салабыз һәм 1 сәгатькә калдырып торабыз. Шушы вакыт эчендә банка һәм капкачларны юып-парландырып алабыз. Кыярны 2 см чамасы киңлектә боҗралап турыйбыз. Кәстрүлгә су, шикәр комы, тоз, горчица орлыгы, дәфнә яфрагы салып, кайнап чыкканнан соң 2–3 минут утта тотабыз. Аш серкәсе өстәп, тагын кайнатып чыгарабыз. Кайнап торган маринадка кыяр салып, кайнатып чыгарабыз һәм, болгата-болгата, тагын 2–3 минут пешереп алабыз (кыярның төсе үзгәрергә тиеш). Кыярны банкаларга тутырып, 2шәр түгәрәк борыч өстибез, тозлыгын банка авызына җиткереп салабыз һәм капкач белән борып ябабыз. Банкаларның астын өскә әйләндереп куябыз да суынганчы җылы әйбер каплап тотабыз.


Фикер өстәү