Татарстанда өермәләр ешрак күзәтелә башлауның сәбәбен әйткәннәр

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, өермәләр ешрак күзәтелә башлаган. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының директор урынбасары Тимур Әүхәдиев аның сәбәпләрен әйткән.

– Кайбер мәгълүматлар буенча, безнең илдә елына 200–300 тирәсе өермә барлыкка килә. Моны атмосферадагы тотрыксызлык дип әйтергә кирәк. Билгеле булганча, бездә хәзер климатик үзгәрешләр еш күзәтелә, атмосфераның дымлылыгы арта, һәм шуның нәтиҗәсе буларак, табигатькә һәм кешеләргә авырлык китерә торган күренешләр саны да ешая, – ди ул.

Белгеч өермәләр болытларның бер күч булып оешуы аркасында барлыкка килә, дип аңлата. Соңгылары исә бик еш оеша, чөнки атмосферада дымлылык та, җылылык арта, ди ул.

– Татарстанда соңгы ун елда өермәләрне еш күзәтергә мөмкин, дөрес, алар метеостанциядә сирәк күренә, чөнки бу – билгеле бер җирдә генә була торган күренеш. Ул метеостанция арасыннан күренмичә генә узып китәргә мөмкин, – дип ассызыклаган Тимур Әүхәдиев.

Белгеч шулай ук әлеге күренешләрнең арту сәбәбен халыкның игътибары артуга да бәйләп аңлатты.

– Бу күренешләр элек тә бар иде, тик моңа кадәр аларны мобиль телефоннарның камераларына төшереп булмады. Хәзер һәр кешедә телефон бар, теләсә кайсы вакытта төшереп алырга була, – дигән нәтиҗә ясаган ул.


Фикер өстәү