Татарстанда яшәүче ике кеше террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде

Татарстанның ике кешесе террористлар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде. Бу мәгълүмат Росфинмониторингның рәсми сайтында чыкты, дип яза «Татар-информ».

Бу исемлеккә хөкем ителгән Түбән Кама егете, Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов һәм танк училищесына һөҗүм әзерләүдә шикләнелә торган Сергей Новиков эләккән.

2019 елда анархист оешмасы әгъзалары Мифтахов һәм Мәскәү дәүләт университетының механика-метематика факультетының тагын биш студенты шартлау җайланмасы ясауда шикләнелеп тоткарлана.

Агымдагы елның 20 июлендә Россиядә тыелган «Легион «Свобода России»* террорчылык оешмасы әгъзасы казанлы Новиков Татарстанда хәрби объектларда теракт әзерләүдә шикләнелеп кулга алына. Суд аны ике айга, 2023 елның 18 сентябренә кадәр сак астына җибәрде.

 


Фикер өстәү