Елаган күзләрне Аллаһ ярата

Изге Коръәндә: «Аллаһы Тәгалә кешене көлә һәм елый торган итте», – дип әйтелгән. Чынлап та, кайгы килсә дә, шатлыктан сөенсә дә, кешенең күзләренә яшь йөгерә. Ислам дине елауга нинди карашта? Мәет озатканда, намаз укыганда, өшкергәндә елау көчсезлекме, әллә ихласлык билгесеме?

Әлеге һәм башка сорауларга Мөдәррис хәзрәт ГЫЙМРАНОВ җавап бирде.

Ислам дине елауга нинди карашта?

– Гомумән, елау күренешенә карата ислам дине яхшы карашта. Хәдисләрнең берсендә: «Елаган күзләрне Аллаһ яратадыр», – диелгән. Әгәр дә кеше Аллаһ каршында икәүдән-икәү генә калып, үзенең гөнаһларыннан гафу сорап, кемнедер югалтуыннан, сагынуыннан, яратуыннан елый икән, моның бернинди дә зыяны юк. Әмма тәкъдирдән зарланып, ризасызлык белән еласа, моны дин хупламый. Тәкъдирнең яхшысы да, яманы да – Аллаһы Тәгаләдән.

Пәйгамбәребез (с.г.в.), Ибраһим исемле улы вафат булгач, аның күзләреннән яшьләр тамган. Мөхәммәд пәйгамбәр: «Дөреслектә, күз елый, йөрәк кайгыра, ләкин безнең йөрәкләр Аллаһыга буйсынган», – ди.

– Күз яшен күрсәтү – көчсезлек, ди кайберәүләр. Коръәндә елау, күз яше түгү кебек күренешләргә урын бирелгәнме?

– Күз яшен күрсәтүне көчсезлек дип санамыйбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә елаган, моңа мисал китердек. Елау бары тик кешегә күрсәтү, икейөзләнү максатыннан гына булмасын.

– Кайбер кеше, мәет озатканда, үксеп еларга мөмкин. Шул вакытта: «Мәет су эчендә ятар, елама», – дип тыючылар да табыла…

– Үксеп елау – хәзерге тормышта гадәти хәл. Әмма Рәсүлебез дә, динебез дә мәетне озату, аны искә алу буенча төгәл кагыйдәләр билгеләгән. Әйтик, бәргәләнеп, тәгәри-тәгәри, киемнәрне ерта-ерта елаулар тыелган. «Бу мәеткә авырлык китерә», – диелә. «Бәкара» сүрәсендә: «Мин сезне сынармын. Сабыр булганнарны сөендерермен», – дигән сүзләр бар. Гомумән, сабырлык күрсәткәннәргә диндә зур урын бирелә. Сабырлык – татлы җимеш, аның әҗере җәннәт була.

– Намаз, дога, Коръән укыганда елап җибәрүчеләр, азан тавышын ишетеп елаучылар да бар.

– Кеше Коръән укыганда берничә сәбәп белән елый ала. Шуның берсе – адәм баласының күңеле нечкәрү. «Әгәр дә Коръәнне тауга иңдерсәк, тау ишелер иде», – дигән Аллаһы Тәгалә. Галимнәр әйтүенчә, адәм баласының каткан күңелен Коръән җебетә ала. Ул ташны да ярырга сәләтле! Шулай итеп, кеше ихласлылыгы артып китеп еларга мөмкин.

Икенче сәбәп – адәм баласында сихер, бозым, күз тию булса. Әйтик, берәр ничек авырып китсәк, организмда аның билгеләре чыга, бу авыруларның дәвалау ысуллары да билгеле. Физиологик авыруларның күрсәткечләре булган кебек, рухи авыруларның да бар. Күз тию, сихернең бер билгесе – Коръән укыганда, намаз вакытында, азан тавышы ишеткәндә елау.

– Кеше рәнҗегәндә дә елый. Кайберәүләр: «Моңа фәләннең күз яшьләре, рәнҗеше төште», – ди…

– Бер танышымның: «Рәнҗегән кешенең күз яше җиргә түгел, кеше башына тама», – дигән сүзләре бар иде. Рәсүлебез (с.г.в.) үзенең хәдисендә дә: «Әти-әнинең балага кылган, мосафир кешенең һәм рәнҗегән кешенең догасында киртә юк», – ди. Син рәнҗеткән кеше, бәлки, син тыныч кына йоклап яткан вакытта уяудыр, аның күзләрендә яшьтер. Рәнҗү, каргау – хәтәр нәрсәләр. Гафу итә һәм гафу сорый белик.


Фикер өстәү