Мич салучы Сәлимҗан Хәсәнов: «Яшьлекләрен сагынып, коймак пешерәселәре килеп мөрәҗәгать итәләр»

Чирмешән районында оста мичче яшәвен белгәч, күрешеп сөйләшәсебез килде. Юкка чыгып барган һөнәрне кабат ничек кулланышка кертеп җибәрергә, мич салганда нәрсәләргә игътибар итәргә – оста Сәлимҗан Хәсәновтан әнә шуларны белешергә булдык.

– 40 елдан артык мич чыгарам инде, – диде ул. – Элек аны кирәк булганга чыгартсалар, хәзер яшьлекләрен сагынып, коймак пешерәселәре, шашлык кыздырасылары килеп мөрәҗәгать итәләр. Чирмешән Сабан туена чыгарган мич үз гомеремдәге иң зурысы булды. Без аны авылдашым Марат һәм улым Салават белән бергә эшләдек. Тәҗрибәм шактый булса да, монысына алынганчы Кукмарага барып өйрәнеп кайттым.

Сәлимҗан абый – һөнәре буенча төзүче. Әле дә пенсиядә дип тормый, эшкә йөри икән. «Шабашка» сүзен яратмый. «Эш» дисәң, дөрес була, дип төзәтә.

– Төзү эшен бик яратам. Кайтып та кергәнем юк.  Түзгән хатынга рәхмәт, – ди ул.

Шул арада Рәйсә апа тавышы ишетелә. «Тик тора белмәде инде. Җәен чыгып китеп эшли, кышын мәктәп котельныенда», – ди. Үзе, колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Сәлимҗан абыйдан мич чыгару серләрен дә сораштым. Бик ачылып китми үзе. Әмма нәселләрендә аның кебек миччеләр булмавын, авылда икәү икәнлекләрен әйтте. Беренче мичне үзләренә чыгарган булган.

– Мәрхүм Моктәсим абый өйрәтте. Әзрәк эшне чамаласам да, аның ярдәме, киңәше бик кирәк булды. Элек гел бертөрле мич чыгарсак, хәзер матур кирпечләрдән дә өябез. Үз гомеремдә 100дән артык мич чыгардым. Берсе, ким дигәндә, 12–15 мең сумга төшә. Зурракларының бәясе дә зуррак була, – ди Сәлимҗан абый.

Останың көнгә бер мич чыгарганы да бар икән. «Әгәр бар кирәк-ярак алдан хәстәрләнеп куелса, өеп менүнең берние дә юк», – ди үзе. Тагын шунысын да әйтте:  эшләре бер-берсен кабатламый икән.

– Минем өчен эшемне ошатулары кирәк. Кешедән яхшы сүз ишетү – җанга дәва. Беркайчан да үземне рекламалап йөрмәдем. Кеше үзе эзләп килә, – ди ул. – Бөтен районга мич чыгарсам да, үземнеке юк әле. Яңа йортка мич кирәкми, дидек. Инде менә ишегалдындагы ял итү урынына төзергә ниятлибез. Без эштән курыкмыйбыз, эш бездән курка.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү