Татарстанда яңгыр һәм +34 градуска кадәр эсселек көтелә

Җомга, 18 август, Татарстанда хакимлек иткән аномаль эсселекнең соңгы көне булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Иртән урыны белән, Казанны да кертеп, томан төшәчәк. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин.

Төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә җил исәчәк. Көндез аның тизлеге кайвакыт секундына 14 метрга кадәр (Казанда 13 метрга кадәр) җитәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә төбәктә һава температурасы +14,6 градустан (1.00 сәгатькә Баулы метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +22,4 градуска (шул ук вакытка Карамалы метеостанциясе мәгълүматлары буенча) кадәр тәшкил итте.

Көндез исә республикада һава температурасы +29..+34 градуска кадәр (Казанда +31..+33 градуска кадәр) күтәреләчәк, ди метеорологлар.

 


Фикер өстәү