Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ульяновск өлкәсендә «Авиастар» заводында булды. Ул үзенең телеграм-каналында шулай дип белдерде.
Республика җитәкчесе яңартыла торган «Руслан» авыр транспорт самолетына һәм Ил-76 очкычын җитештерүгә бәя бирде. ТР Рәисе әйтүенчә, Ан-124 самолеты анда «зур тәэсир калдырган».
«Бүген Ульяновск өлкәсендә эшлибез. Күршеләребездә зур предприятиеләр күп, алар белән хезмәттәшлек итү Татарстан компанияләре өчен кызыклы булыр иде», — дип язган ул фото астына.
Ан-124 «Руслан» самолеты 1984 елда җитештерелә башлый. 20 ел эчендә – 2004 елга кадәр – 55 шундый очкыч эшләп чыгарылган.