Kazan Digital Week-2023 форум. Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Билгеле булганча, башкалада 20–22 сентябрьдә Kazan Digital Week-2023 форумы узачак. Ул мәдәният тармагын да колачлый. Форумның үзенчәлекләре хакында журналистларга сөйләделәр.

Нәрсә? Кайда? Кайчан?

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева сүзләренчә, елдан-ел форумга кызыксыну арта, катнашучылар саны да ишәя.

– 2022 елда форумның 10 юнәлеше буенча 17,5 меңнән артык кеше катнашты, – диде ул. – Бу юнәлешләр арасында медицина да, дәүләт идарәсе дә, авыл хуҗалыгы да, мәдәният тә бар. Һәр юнәлешкә ихтыяҗ зур.

Аерым алганда, былтыр мәдәният тармагындагы цифрлы технологияләр юнәлешендә 14ләп чара оештырылган иде. Анда 700дән артык кеше катнашты. Форум белгечләре белән дә абруйлы. Әйтик, былтыр мәдәният юнәлеше буенча чыгыш ясаучы спикерлар арасында Третьяков галереясы, Россия милли китапханәсе, чит ил вузлары белгечләре бар иде.

Роза Әхмәдиева сүзләренә караганда, быел да вуз белгечләре, фәнни-тикшеренү институтлары вәкилләрен чакыру каралган.

Нәрсә хакында сөйләшәчәкләр?

Оештыручылар сүзләренә караганда, быел цифрлы күргәзмә һәм концерт мәйданчыклары, авторлык хокуклары турында сөйләшү ниятләнә. Моннан тыш киләчәк һөнәрләрен берләштергән Digital Skills чемпионатын уздыру күздә тотыла.

Бушлай мастер-класс

Институтның да халык өчен кызыклы яңалыклары бар. Роза Әүхәдиева сүзләренчә, традицион кәсепләр буенча остаханәләр үткәрү ниятләнә. Әйтик, агач эшкәртү, костюм тегү. Алар һәркем өчен ачык булачак.

Остаханә 21 сентябрьдә кичке 4тә башланачак.

Музей ачылачак

Институтта Идел буе халыкларының декоратив-кулланма сәнгате музее ачылачак. Ачылу тантанасы Kazan Digital Week халыкара форумы кысасында узачак.

– Бу музейда Идел буе халыкларының аш-суларын һәм көнкүрешен күрергә мөмкин булачак. Болар барысы да санлаштырылган, – диде Роза Әхмәдиева.

Ректор сүзләренчә, музей һәркем өчен ачык булачак.


Фикер өстәү