Әтнә игенчеләре беренче булып урып-җыюны тәмамладылар

Республикада урып-җыю финиш сызыгына җитеп килә. Бүген Әтнә муниципаль районы урып-җыю эшләренең тәмамлануы турында хәбәр итте. Район гектардан уртача 31 центнердан артык уңыш белән 58,8 мең тонна ашлык суктырган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Уңдырышлылык буенча лидерлар — Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы, Чүпрәле, Балтач, Спас, Лаеш муниципаль районнары.

Тәтеш районында бөртекле культураларның бер гектардан уртача уңышы — 40,5 центнер, Кайбыч районында — 36,1 ц/га, Кама Тамагы районында — 36,2 ц/га, Чүпрәле районында — 34,7 ц/га.


Фикер өстәү