«Мин әле дә шок хәлендә»: мошенниклардан шәхси мәгълүматны ничек сакларга?

Соңгы ике ел эчендә Россиядә шәхси мәгълүматларның теләсә кая таралу очраклары 40 тапкыр (!) арткан. Кая барсаң да, иң беренче эш итеп, шәхси мәгълүматларыңны алырга рөхсәт сорыйлар. Ризалык бирмәсәң, эшең пешми. Ышанып тапшырсаң, алар көннәрдән бер көнне әнә шулай теләсә кая таралып, үзеңә каршы эшли башлый. Бу очсыз-кырыйсыз чоңгылга эләкмәс өчен ни эшләргә? Шәхси мәгълүматны тараткан өчен нинди җаваплылык каралган? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауга җавап эзли.

Атта да, тәртәдә дә

Казанда яшәүче Эльвира Зыятдинова көннәрдән бер көнне картасыннан ай саен күпмедер күләмдә акча югалып баруын күреп ала. Тикшерә башлагач, аның исеменә бер микрозаем оешмасында кредит рәсмиләштерелгәнлеге ачыкланган. Ул гына да түгел, кредитны алып, вакытында түләмәгән өчен Эльвираны инде судка бирергә өлгергәннәр. Баксаң, Эльвираның оешмага, дөресрәге, хәзер инде коллекторларга 17,5 мең сум акча кайтарасы бар икән.

– Мин әле дә шок хәлендә. Микрозаем оешмасыннан кредит алганда паспорт кына кирәк, дип ишеткәнем бар. Әмма паспортның үзеннән башка да кредит рәсмиләштерә алалар дип күз алдыма да китерми идем. Шәхси мәгълүматны теләсә кая чәчеп йөри торган кеше түгел мин. Моңа сак карыйм. Бөтен кешенеке кебек үк, Дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүмат бар да, яратып йөри торган кибетләремә бонус картасы рәсмиләштергәндә паспорт номерын керткәнем истә. Хәзер бу мәгълүматның конкрет каян таралганын ачыклап бетереп тә булмый инде, – ди Эльвира.

Суд карарына шикаять белдергән, полициягә гариза язган. Шәфкать туташы булып эшләүче кыз бу эш буенча боз кузгалганны көтә. Бурычын да түләрсең, чынлыкта бер гөнаһың булмаган килеш кредит тарихының бозылуына гына борчыла ул.

Роскомнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, соңгы ике ел эчендә Россиядә шәхси мәгълүматларның теләсә кая таралу очраклары 40 тапкыр (!) арткан. Чагыштыру өчен: 2021 елда – илдә шундый дүрт очрак, 2022 елда 140 очрак теркәлгән. Быелның гыйнвар – июль аралыгында исә инде шундый 150 очрак теркәлергә өлгергән. Белгечләр әйтүенчә, бу әле – рәсми саннар гына, рәсми булмаган очракларны да исәпкә алсаң, чынлыкта вазгыять күпкә мөшкелрәк. Соңгы тапкыр шәхси мәгълүматлар август башында, танылган бер китап кибетеннән таралган.

Бу мәгълүматны аларга кемдер ышанып тапшырган, алар, үз чиратында, саклыйм дип ышандырган бит югыйсә. Көндәлек йөри торган кибетләрдә бонус карталары рәсмиләштергәндә дә аны-моны уйламыйсың, билгеле. Нинди мәгълүмат сорасалар, шуны әйтеп саласың. Белгечләр исә соңгы арада мәгълүматларның күбрәк төрле банклардан, без яратып өлгергән маркетплейслардан таралуын искәртә. Банк картасы беркетелгән, аның турында тулы мәгълүмат кертелгән һәрбер чыганак куркыныч тудыра, кыскасы. Ышанычлы дип саналган СДЭК, «Россия почтасы», «ДНС» кебек зур оешмаларда да шәхси мәгълүмат таралу очраклары әледән-әле күзәтелеп тора. Шул ук вакытта, гаеплеләрне эзләгәнче, үзебезгә дә саграк булырга кирәк, билгесе.

Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ашуралиев фикеренчә, бүген олыларны гына түгел, балаларны да шәхси мәгълүматларны сакларга өйрәтергә кирәк.

– Бүген балаларның да социаль челтәрләрдә үз сәхифәсе бар. Шуңа күрә аңа иң беренче чиратта мошенниклар «вата» алмаслык итеп ышанычлы пароль куярга кирәк. Синнән нәрсәдер эшләвеңне сораган сәер смс-хәбәрләргә дә җавап бирергә ярамый. Социаль челтәргә үзең турында артык күп мәгълүмат куярга да ярамый. Алар ярдәмендә мошенник корбанын яхшылап өйрәнәчәк, аның ниләр белән кызыксынуын, ниләр яратуын белеп торачак. Шулар ярдәмендә алар соңыннан кешене куркытырга, котыртырга, янарга, берәр нәрсә рәсмиләштерергә мөмкин. Таныш булмаган кеше белән язышкан смсларны да бетереп бармыйча, сакларга кирәк. Таныш булмаган кеше сәер смслар язса, бала бу хакта кичекмәстән ата-анасына хәбәр итәргә тиеш, – ди белгеч. – Таныш булмаган сылтамалар аша күчү дә куркыныч. Мошенниклар кулланган сайтларның адресы язылган юлда, гадәттә, танып булмый торган сәер символлар була. Аларын әнә шуннан чамалап була.

«Дәлилләү кыен»

Шәхси мәгълүматның таралуы аркасында, кеше күңелсез хәлгә тарырга, хәтта җинаять корбаны да булырга мөмкин бит әле. Ул очракта ни эшләргә? Шәхси мәгълүматны «ычкындырган» кешене җавапка тартып буламы?

Әлеге сораулар белән «ВТ» юристы Булат Закировка мөрәҗәгать иттек.

– Теге яки бу хезмәтне күрсәтер алдыннан кешедән шәхси мәгълүматларын бирүен сорасалар, ул аны бирүдән баш тарта аламы? Андый чакта аңа хезмәт күрсәтүдән баш тарта алалармы?

– Шәхси мәгълүмат бирү – гражданның бурычы түгел, ә хокукы. Әмма, «Шәхси мәгълүматлар турында» Федераль законның 18 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, әгәр федераль закон нигезендә шәхси мәгълүмат бирү һәм (яки) операторның шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык алуы мәҗбүри булса, оператор шәхси мәгълүмат бирүдән баш тартуның юридик нәтиҗәләрен аңлатырга тиеш. Мәсәлән, әгәр SIM-карта сатып алганда кеше үзенең паспорт мәгълүматларын бирүдән баш тартса, кагыйдә буларак, аңа хезмәт күрсәтүдән баш тартачаклар. Шул ук вакытта оператор шәхси мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкны күрсәтелгән максатларда гына куллана ала.

– Шәхси мәгълүматның намуссыз кешеләр кулына эләгүе аркасында, кешегә кредит рәсмиләштереп куйганнар, ди. Бу очракта гаделлек урнаштырып буламы? Кемне җавапка тартырга?

– Шәхси мәгълүматны таратучыны җавапка тартып була. Моны дәлилләү генә кыенрак. Кешегә моңа кадәр беркайчан мөрәҗәгать итмәгән оешмалардан шалтыраталар, ди. Бу очракта аларга кемдер шәхси мәгълүмат таратканны ничек исбатларга? «Минем номерны кем бирде?» – дип сорасагыз да, аңа дөрес җавап бирүче булмаячак, билгеле. Сезгә шалтыраткан яки шул ук кеше исеменә кредит рәсмиләштергән оешмага рәсми сорау юлларга була. Әмма алардан рәсми кәгазь ярдәмендә дә анык җавап алуыгыз икеле. Роскомнадзор, Прокуратура, полициягә гариза язарга мөмкин. Бу ысул өметлерәк әле. Ник дигәндә, алар тикшерү башлап, закон бозу очрагы барлыгын ачыкласа, ул дәлил булып барачак.

Шәхси мәгълүматны законсыз тараткан өчен административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Штраф күләме:

– гражданнар өчен – 6000 сум,

– вазыйфаи затлар өчен – 20 000 сум,

– оешмалар өчен – 100000 сумга кадәр.

Бу гамәл өчен җинаять җаваплылыгы да каралган. Шәхси мәгълүматны таратучыга ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү, әгәр җинаять үз вазыйфасыннан файдаланып кылынган булса, дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

 

Шәхси мәгълүмат таралмасын өчен, нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

«Ростелеком» оешмасының программа куркынычсызлыгы өчен җаваплы белгече Данил Черновтан 9 киңәш

– Фәлән көнгә кадәр акциядә катнашып калырга чакырган смс-хәбәрләрне, андагы сылтамаларны читләп үтегез. Ул хәбәр исеме билгеле кибеттән килгән булса да, ышанмагыз.

– Телефон, компьютер, ноутбукка ышанычсыз чыганаклардан программалар йөкләтергә дә ярамый.

– Вокзал, аэропорт, эре сәүдә үзәкләрендәге бушлай вай-файга да тоташырга киңәш итмәс идем. Алар аша кешенең нинди сайтларга керүен, электрон почта адресын, хәтта кирәкле логин-парольләренә кадәр бик җайлы табып була.

– Телефондагы үзгәрешләргә дә игътибарлы булыгыз. Электрон китап уку өчен кирәкле кушымта сездән геолокация күрсәтүне сораса, шикләнергә җирлек бар.

– Телефонга, кушымталарга төрле-төрле символлардан торган катлаулы парольләр уйлап табыгыз. Ул 8 символдан да ким булмасын. Анда сезгә кагылышлы бер генә шәхси мәгълүмат та булмаска тиеш. Бер үк парольне берничә җирдә куллану да тыела.

–  Телефонга, компьютерыгызга антивирус программасы урнаштырыгыз.

– Шәхси мәгълүмат тапшыру турында документ имзалаганда, эчтәлеген яхшылап укыгыз. Күпләр аны стандарт документ дип уйлап, укып тормыйча да кул куя. Юкса андагы кирәкмәгән бер пункт аркасында үзең турында мәгълүматны анда-монда таратуларына үз кулларың белән ризалык биреп куюың бар.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү