Дания Заһидуллина: “Мирфатыйх Зәкиев 95 яшенә кадәр фәнгә үз өлешен кертте”

Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәкиев вафат.

Дания Заһидуллина белдергәнчә, Мирфатыйх Зәкиев шушы яшькә кадәр Диссертацияләр яклау советының әгъзасы булган. Яшь доктор, кандидатларны яклатуга үз өлешен кертеп, хәер–фатыйхасын биргән. Сүз уңаеннан, Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә 60ка якын фән кандидаты һәм 18 фән докторы әзерләгән. Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, Татарстан алдындагы казанышлары өчен орденнары, күпсанлы медальләр, мактаулы исемнәр белән бүләкләнгән.

– XX гасырның татар тел гыйлеме фәнендә Мирфатыйх Зәки улы әлеге фәнне төрки дөньяга чыгарган зур галим булды. Ул татар теленең үзенчәлекләрен төрки халыклар тарихы белән кушып өйрәнү омтылышы ясады. Шуның белән бергә татар телен генә түгел, башка халыкларның телләрен дә шушы системага урнаштыру турында уйланды. Шәхесне, аның хезмәтләрен башка төрки халыклар, беренче чиратта, казах, кыргыз, башкорт, төрекмәннәр аерым хөрмәт белән искә ала. Татар дөньясында шундый аксакалның булуы – татар фәненең горурлыгы, – диде Дания Заһидуллина “ВТ”хәбәрчесенә.

Моннан берничә ел элек без Мирфатыйх абыйның өендә кунакта булган идек. Аның 50 елдан артык йога белән шөгыльләнүе бик кызык тоелган иде. Ул чакта: “Мине йога яшәтә. Кәефне күтәрә, сәламәтлекне яхшырта ул. Озын гомерле буласың килсә, күнегүләр ясауны туктатмыйсың. Моның өчен иртән 40-45 минут вакытымны бүләм. Көн саен җәяү йөрим.”, – дигән иде.

https://vatantat.ru/2020/09/33304/

Мирфатыйх абый туып үскән Зәйпе авылын да искә төшермичә калмады.

– Бүген авылда йортлар калмады инде. Шулай да зираты бар. Елга бер мәр¬тә¬бә якыннарым рухына дога кылырга кайтам. Туган як¬ларны әй-ләнеп килү – үзе бер бәхет, – дигән иде мәрхүм галим.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү