Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетнең әнисе: «Бәлки улым исәндер дип өметләндем»

Махсус хәрби операциядә яшьли гомере өзелгән, һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Үрәсбаш авылы егете Денис Бектинны күпләр: «Тырыш, ачык йөзле иде», — дип искә ала. 27 июльдә геройга 24 яшь тулган булыр иде… Бу хакта «Хезмәт даны» яза. 

Денис Иске Каенсар авылында дөньяга килә. Аңа — җиде, ә инде сеңлесе Кристинага биш яшь булганда, әниләре Светлана ханым Үрәсбаштан Владимир исемле ир-атка тормышка чыга. Денис башлангыч сыйныфларны авыл мәктәбендә укый, ә инде тугызынчыны Түбән Үрәстә тәмамлый.

«Кечкенәдән эшкә батыр булды ул. Мин аның: «Бу — хатын-кыз, ә бу — ир-ат эше дип аерганын хәтерләмим. Кулына балта-пычкы да тота белде, ялт иттереп идәннәрне, баскыч төпләрен, савыт-сабаларны да юды, ашарга да пешерде. Мин эштә вакытта бабасына хәтта таба бәрәңгесенә кадәр кыздырып бирә иде. Үзе беркайчан азыкны талымламады. Нәрсә әзерлим, барысын да яратты, рәхмәтләрен кат-кат әйтә иде. Денисның өстәл артында елмаеп утырган вакытларын искә төшерәм дә, йөрәгем мең кисәккә телгәләнә. Элек авылда көтүгә чират белән чыктылар. Мәктәптә укыган елларда улым, бераз акча эшлим дип, җәйге каникулларында анысыннан да калмады, берәрсе үзе өчен көтәргә кушса, иртән-иртүк торып, чыбыркысын ала да тиешле урынга китә иде», — ди күз яшьләре аша әнисе Светлана ханым.

Денис техниканы бик ярата торган була. Тугызынчы сыйныфтан соң Кукмара аграр көллиятенә дә укырга керә, әмма тәмамламый гына. Транспорт йөртү таныклыгы алганнан соң, минем эшлисем килә дип, күмәк хуҗалыкка урнаша, берничә ел рәттән комбайнда хезмәт куя.

«Армиягә дә бик барасы килде аның. Әмма аягында яссы табанлылык булгач, медицина тикшеренүен генә уза алмады. Шуннан соң Казанга китте, соңгы елларда пластик тәрәзәләр ясый торган оешмада эшләде. Демобилизация башлангач та, безгә сиздерми генә, район хәрби комиссариатына 11 тапкыр кайткан бит ул. Телефоннан да гел: „Миңа комиссариаттан хәбәр юкмы?“ — дип сорап торды. „Нишләп бик каты кызыксына икән бу бала?“ — дип уйладым, тик төпченәсе итмәдем. Хәер, барыбер әйтмәс иде. Чөнки ул йомшак күңелле, әни җанлы булса да, миңа беркайчан үз проблемаларын сөйләмәде, планнары белән дә бүлешмәде. Узган елның 26 сентябрендә үзенең килешү төзегәнен, хәрби операциягә китәргә җыенуын кайтып әйткәч, баскан җиремдә тораташтай катып калдым. „Мин барырга, үз Ватанымны, сезне сакларга тиеш“, — дип, күзгә карап торучы балаңа нәрсә дисең инде?! 27се көнне елый-елый озатып җибәрдек. Бер ай дәвамында Казанда әзерлек үттеләр, анда гел аралашып, сөйләшеп тордык. Шул чагында да зарланып ник бер сүз әйтсен. „Әни, борчылма, үзеңне сакла, бар да яхшы“, — диде. Китәр алдыннан янына барган идек, өйләнүен әйтеп шаккаттырды, кулында балдагы да бар иде. Ә 24 октябрьдә аларны билгеләнгән урынга алып киттеләр. 8 ноябрьгә кадәр аралашып тордык, аннары элемтә өзелде. 21 ноябрьдә үлеме турында хәбәр алдык», — ди әнисе.

Светлана ханымның сөйләве буенча, Денис үзенең иптәшләре белән Украинаның Сватово шәһәрендә була.

«14 ноябрь көнне иртәнге сәгать тугыздан ук атышлар була. Ядрәнең берсе Денистан ерак түгел урында шартлый. Улымның гомере шунда ук өзелә, бер иптәше яралана. Денисны ул урыннан Ленар исемле хезмәттәше алып чыга. Иптәшләре, безгә килеп, баламның куркусыз, батыр йөрәкле булуын, азык-төлекне тиешле урыннан гел ул алып килгәнен сөйләде, бергә төшкән фоторәсемнәрне күрсәттеләр. Күз алдында дусларын югалту аларга да бик авыр. Исән-сау була күрсеннәр, якыннарына хәсрәт китермәсеннәр. Пойкино авылыннан Сергей Никитин белән Денисны алырга мин дә бардым. Юл буе: „Бәлки улым исәндер“, — дип өметләнгән булсам да, аның хәрәкәтсез гәүдәсен күргәч, бар хыялларым челпәрәмә килде. Ышанычым, терәгем булган улымны Үрәсбаш авылы зиратына җирләдек», –  ди бичара ана.

Денисның бертуган энесе дә абыйсының үлемен бик авыр кичерә. Аның турында сөйләгәндә хәзер дә күзләрен читкә яшерә.

«Абый минем өчен һәрвакыт якын, кадерле кеше булды. Үзенчә эшләвемне, тәртип булуын теләсә, тыңламаганда бераз „эләктереп“ алса да үпкәләмәдем, шулай тиеш дип кабул иттем. Без бергәләп мал карый, ишегалдындагы барлык эшләрне башкара идек. Берәр проблема чыкса да, аны абыйга әйттем. Ул кайда гына булмасын, телефоннан гел шалтыратып хәлне сорап тора иде. Мин аны бик сагынам», — ди Максим.

 


Фикер өстәү