«Крутушка» фестиваленең быелгысы башкаларыннан аерылып торачак

Татарстанда 14 нче тапкыр “Крутушка” этнофестивале узачак. Быелгысы башкалардан аерылып торачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

– Безнең фестиваль гади генә түгел. Тиз генә йөреп чыгып аны аңлап булмаячак. Киресенчә, мондагы мохиткә чумсаң гына аны тоярга мөмкин. Иң матур чагы ахырында булачак, – ди фестивальнең оештыру комитеты рәисе Лариса Бикмуллина.

Фестивальдә 50дән артык мастер-класслар уздырачаклар. Борынгы чорларга да кайтып килер мөмкинлек тудырыла. Килгән кунаклар төрле җырлар тыңлый алачак. Анда рус һәм татар мәдәниятен тәкъдим итүче музыкантлар чыгыш ясаячак, Урта диңгез музыкасы булачак, Урал һәм Себер, Үзәк төбәк, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург коллективлары, Мари Эл һәм Чувашия өлкәләреннән дә этнотөркемнәр киләчәк.
Быелгы фестивальнең яңалыгы булып бию тора. Төрле төркемнәр биюдә үз көчен сынап карый алачак. Әмма моның өчен алдан теркәлергә кирәк.

Ә менә иң тәмле мәйданчык рус миче янында булыр дип көтә оештыручылар. Анда шеф-поварлар төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләячәк. Кунаклар боларның барысын да ашап карый алачак.
Фестивальгә килгән балалар да игътибардан читтә калмаячак. Алар өчен уеннар һәм курчак спектакльләре күрсәтеләчәк. Биредә узачак ярминкәдә кул эшләре дә сатып алып булачак.

Фестиваль 25-27 август көннәрендә «Крутушка» бистәсендә уза. Керү түләүле. Алдан билет сатып алсаң — 950 сум, ә инде көнендә генә бәя арта. Әмма шунысы бар: биредә ташламадан файдаланучылар өчен ярты бәя каралган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү