Татарстанда 98 яшьлек бабай оныгын коткару өчен 250 мең сум биргән

Татарстанда 98 яшьлек бабай телефон мошенниклары корбаны булган.

Ярты сәгать дәвамында мошенниклар Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүче бабайның башын әйләндергәннәр. Имеш, аның оныгы бәлагә юлыккан һәм коткару өчен аннан акча таләп иткәннәр. Мескен бабай ышанган һәм җыеп барган 250 мең сум акчасын каракларга тапшырган.

Бераздан оныгына шалтыратып хәлләрен сорашкан. Оныгы гаҗәпләнеп: «Минем барысы да яхшы – мин эштә!»- дип җавап биргән.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 


Фикер өстәү