Авыл биргән көч. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Шәрәповага «Татарстанның халык укытучысы» исеме бирелде

Казандагы 18 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Шәрәповага «Татарстанның халык укытучысы» исеме бирелде. Шәһәрдә туып, шунда белем бирсә дә, беренче адымнарын авылда башлаган ул. Менә шул тәҗрибәне бүгенге дәрәҗәгә ирешүдә төп нигез дип саный.

…Йомшак кулларын, яратып, иңемә куюдан, ипле сөйләменнән үк ниндидер җылылык тойдым. Юк, мин аның укучысы түгел, әмма аныкы кебек хис  иттем үземне. Һәр укучы өчен иң мөһиме әнә шул җылылык шул.

–  Рәмзия Мидхәтовна, шәһәр кызын, ягъни яшь укытучыны авыл мәктәбе укучылары ничек кабул итте?

– Мин Казанда туып-үстем. Башкаладагы 77 нче мәктәпне, аннан Казан педагогия көллиятен тәмамладым. Укып бетергәч, иптәш кызыма ияреп, Апас районының Болын-Балыкчы сигезьеллык мәктәбенә укытырга кайттым. Ул вакытта укып бетергәч, өч елга юллама белән җибәрү гадәте бар иде. Комиссия җитәкчесенә бардым да: «Мин авылга кайтам», – дидем. Һәм  моның өчен бер дә үкенмәдем. Искиткеч мәктәп иде ул. Директоры – сугыш ветераны, орденнар иясе, бик шәп укытучы Габделхак Сәмигуллин. Без аны абый дип йөртә идек. Нәкъ менә ул мине укучыларны яратырга, ныклы белем бирергә өйрәтте. Аның киңәшләрен гомер буе истә тоттым. Дәрескә һәрвакыт сөенеп кердем. Авыл баласы күзгә карап, сине йотлыгып тыңлый. Шуны күреп, бар белгәнемне өйрәтергә тырыштым. Анда 3,5 ел эшләдем. Читтән торып институтка укырга кергәч, шәһәр мәктәбендә эш тәкъдим иттеләр. 45 ел узгач, укучыларым Болын-Балыкчы авылына кунакка чакырды. Алар да минем кебек өлкән инде. Нибары 7–8 яшькә генә яшьрәк. Балаларым миңа ничек дәрес бирүем турында сөйләде. Бергәләп су коенырга баруыбыз, велосипедта йөрүләрне искә төшерделәр. Ульян шәһәрендәге музейга, Казандагы театрларга алып баруымны да онытмаганнар. Шунда алган тәҗрибә мине бүгенге уңышларга, дәрәҗәгә китерде. 49 ел стажым бар. Моңа кадәр Татарстанның атказанган укытучысы идем, менә хәзер – халык укытучысы.

Мәктәптән китәсегез килмиме?

–  50 нче елымны башлыйсым килмәгән иде, әмма укучыларым, укытучылар китмәвемне сорый. Мәктәп директоры да: «Рәмзия Мидхәтовна, осталыгыгызны яшьләргә җиткерергә кирәк», – дип үгетләде. Яшь хезмәттәшләремнең күбесе – минем укучыларым. Вуз тәмамлап, практикага килделәр дә гимназиядә укытырга калдылар. Алар белән горурланам. Укытучы һөнәр түгел, ул – күңел кушкан эш. Менә шуны аңлаганнар мәктәптә укыта ала да инде.

– 18 нче татар мәктәбенә ничек килеп эләктегез? Татар рухы барыбер күңелегезне күбрәк җылыта кебек…

– Әлеге гимназия 42 нче мәктәп базасында татар мәктәбе булып ачылды. Шул вакытта мине фәнни тәҗрибә мәйданчыгы директор урынбасары итеп билгеләделәр. Ул вакытта уку йортының номеры да юк иде әле. Аннан статус бирделәр. Гимназия ачылганнан бирле биредә 30 ел хезмәт куям. Данлыклы гимназия! Элеккеге директоры шагыйрь Равил Садыйков та бик ипле, культуралы булды. Укучылары, укытучыларына багышлап шигырьләр яза иде хәтта. Төпле коллектив оештырды. Татар мәктәбе нинди ул дисезме? Андагы балалар телне саклый. Татарча чаралар уздырыла, тәнәфесләрдә туган телдә сөйләшәбез. Һәр дүшәмбе барлык укучылар гимн җырлый. Биш оныгым бар. Берсе татар-төрек мәктәбендә белем алса, калганнары шушы гимназиядә укый. Туган телләрен белүен, Татарстанның горурлыгы булып үсүләрен телим.

Яңа уку елында нәрсә көтәсез?

–  Каникул вакыты бит, ял итәбез. Шулай да җәй көне үз фәнемә кагылышлы үзгәрешләр белән кызыксындым. Укучыларны БДИга әзерлисем бар бит. Шөкер, сынауларда югары баллар җыялар. Алар белән горурланам. Яңа уку елында олимпиада җиңүчеләремнең күбрәк булуын телим.


Фикер өстәү