Рөстәм Миңнеханов «СОЛЛЕРС» үзәгендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов СОЛЛЕРС компаниясе продуктлары үзәген ачуда катнашты. Чара Казанда «Идея» инновацион-җитештерү технопаркында узды.

Рөстәм Миңнехановны үзәк үсешенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар.

Үзәкнең үз алдына куйган бурычлары турында аның генераль директоры Михаил Гурьянов сөйләде. Биредә 300  хезмәткәрләр эшли, шуларның 45е Казандагы баш офиста. Үзәкнең проектлары арасында автомобильләр өчен тулы привод проекты, дизель двигателе интеграциясен локальләштерү дә бар.


Фикер өстәү