Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы ял иткәндә вафат булган

Казанның 21нче поликлиникасы баш табибы, моңа кадәр Республика клиник хастаханәсенең элеккеге баш табибы булган Рөстәм Гайфуллин узган төндә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә раслаганнар.

Аңа 6 сентябрьдә 57 яшь туласы булган.

Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, Рөстәм Гайфуллин ял иткәндә вафат булган.


Фикер өстәү