Танылган җырчының туган көне җиткәндә гел сәламәтлеге какшый: былтыр — «омикрон», быел аяксыз калган

Яшь җырчы Лия Шәмсинага аягы шешеп, Уфада хастаханә юлын таптарга туры килгән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Гафу итегез, озак элемтәгә керә алмадым. Чөнки аягым бик нык авыртты. Әле дә чатанлап йөрим. Шеше бетә башлады. Аллаһка шөкер. Мин аягымның ни хәлдә булуын күрсәтер идем, ләкин кайберәүләргә бу авыр тәэсир итәргә мөмкин.
Операция ясаган табиб та аягымның нигә шешүен төгәл генә әйтә алмады, — ди ул. Кыскасы, ул хәзер антибиотиклар белән дәвалана.

Лиянең тиздән туган көне җитә. Тик әлегә бернинди планнары да булмавын әйткән.

Чөнки соңгы вакытта туган көне тирәсендә гел сәламәтлеге белән проблемалары килеп чыга. Узган ел «омикрон» белән авырса, быел аягы авыртып интегә.


Фикер өстәү