Суатларын ясаучы Надир БАҺАВИЕВ: Татар конструкторлар бюросын тизрәк рәсмиләштерәсе иде

Тиздән, елның нинди фасылы булуына карамастан, Идел буйлап моңарчы күзгә күренмәгән транспорт йөри башласа, гаҗәпләнмәгез. Америка Кушма Штатларының Эмбри-Риддл Аэронавтик университетында аэрокосмик инженер белеме алып кайткан милләттәшебез Надир БАҺАВИЕВ эше булыр бу. Ул хәзер Казанда яши. Татар конструкторлар бюросы төзү турында хыяллана. Әлегә су һәм боз өстендә бер үк дәрәҗәдә яхшы йөри алучы Суатлар, ягъни су атлары була инде, дип аталган транспорт моделен камилләштерү белән шөгыльләнә.

Надир Баһавиев

– Надир, белүемчә, моннан ике ел элек син Америкадан шактый зур планнар белән кайткан идең. Уй-хыялларың тормышка ашамы?

– Укуны тәмамлагач, мин Америкада төрле аэрокосмик компанияләрдә эшләдем. Соңрак үз компаниямне булдырдым һәм 3D принтерда  ракета этәргечләрен бастырып, тәҗрибәләр үткәрдем. Туган җиремә кайтуым сагынуга бәйле дисәм, бик примитив булыр. Анысы да бар. Туып-үскән Казанымның һәр почмагы кадерле миңа. Әмма хыялым башка. Соңгы араларда Казан Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә бик җитди инженерлык үзәге булып танылды. Татар кешесе буларак, мин моны читтән генә күзәтеп тора алмадым, әлбәттә. Ничек тә җаен табып, шул дулкынга кереп китәргә иде исәбем. Әгәр дә зур принтер һәм орбиталь ракета турындагы хыялларны тормышка ашыра алсак, бу Татарстанга дөнья күләменә чыгарга мөмкинлек бирер иде.

– Татар конструкторлар бюросында ниләр белән шөгыльләнергә ниятлисез?

– Бүген металл белән бастыра торган 3D принтерлар – заманча икътисад өчен бик мөһим машиналар. Мөмкинлек табып, без аларны, һичшиксез, Татарстанда төзергә тиеш. Әйтергә кирәк, мондый принтерлар ракета төзелешендә генә түгел, автомобиль, су машиналары, вертолет һәм самолет төзелешендә дә бик мөһим роль уйнар дип көтелә.

Ниһаять, мондый принтерлар нефть чыгару насослары өчен моңа кадәр чит илдән кертелгән детальләрне үзебездә булдыру өчен дә кирәк. Кыскасы, аның мөһимлеген әйтеп бетерә торган гына түгел. Ахыр чиктә, Татар конструкторлар бюросы илебезгә, халкыбызга күп кенә файдалы җиһазлар да ясый ала. Мәсәлән, авыл тормышында кирәкле кар көри, печән җыя һәм башка эшләрне башкара торган роботлар. Шулай ук авыл һәм шәһәр арасындагы тиз йөрешле авиаэлектр транспорты, кыр эшләре роботларын да ясарга була.

Татарстан күз иярмәслек тизлектә логистик үзәккә әверелә бара. Тимер юл, су юлы һәм гади юл транспортларын тоташтыручы роботлаштырылган портлар барлыкка китерүдә дә Татар конструкторлар бюросы зур роль уйнар иде. Тора-бара гомерне озынайту һәм биопринтерларда яңа органнар бастыру, оптик санаклар ясау эшләренә дә тотынырга була.

– Эшне нәрсәдән башларга җыенасыз?

– Эш башланды инде. Алда әйтеп үтелгән Суатлар моделенә Кабан күлендә сынау үткәрдек. Хәзер өч урынлы транспортны җитештерә алабыз. Аны патруль яки ял итү өчен тәгаенләргә була. Зуррагын да төзергә мөмкин. Мәсәлән, 10 машина сыярлык паром формасында. Яшел Үзән һәм Югары Осландагы кичүләр өчен бик әйбәт булыр иде ул.

Ә планнарга килгәндә, башта индустрия өчен кечкенә, 600x600x1200 мм зурлыгында принтерлар ясау планлаштырыла. Алар ярдәмендә төзү еш очрый торган бакыр, корыч, алюминий, титан кебек металларны кулланырга ярдәм итәр иде. Кечкенә принтер уңышлы гына индустриягә кергәч, Хан-принтер төзү эшенә керешергә кирәк дип уйлыйм. Ул 30 метр биеклектә һәм 15 метр диаметрда булыр дип күзаллана. Андый зур принтерда орбиталь ракеталар, самолетлар, суднолар һәм машиналар төзергә мөмкин.

Хан-принтер төзелгәч, беренче чиратта бюро бер баскычлы, күпкулланышлы орбиталь ракета төзи башлар дип уйлыйм. Бүген космонавтика өлкәсендә иң зур проблема ул – ракеталарны күп кулланышлы итү. Зур пассажир самолеты һәм орбиталь ракета бәясе бер чама, аларның һәркайсы якынча 50 миллион доллар тора. Тик самолетлар ун мең тапкыр кулланыла, ә ракета бер тапкыр гына. Шуңа күрә космоска очу егерме миллион доллар тирәсе тора, ә самолетта очу, гадәттә, мең доллардан да кыйммәтрәк түгел. Зур принтерда бастырылган ракеталар гади ысул белән төзелгәннәреннән күпкә җиңелрәк була, шуңа күрә аларны күпкулланышлы, бер баскычлы итеп төзергә мөмкин.

Татар конструкторлар бюросын төзергә этәргән тагын бер уй – андагы эшчәнлекне татар телендә алып бару. Бу гамәл телебезне фән һәм инженерлык үсешендә куллану дәрәҗәсенә китерәчәк.

– Планнар, гади кеше күзлегеннән караганда, колач җитмәслек һәм вакыты белән фантастика кебек тә тоела. Теләктәшләрегез бармы?

– Инженерлар, конструкторлар, төзүчеләр бик кызыксына. Бездә «акыллыбаш»лар, чыннан да, бик күп бит. Әлегә без кечкенәрәк контрактлар эзләү белән мәшгуль. Ә зурраклары өчен бюджет кирәк. Шуңа күрә дә, формасын уйлап бетереп, Татар конструкторлар бюросын тизрәк рәсмиләштерәсе иде. Ул дәүләтнеке яки коммерциясез оешма булырга мөмкин. Дәүләт һәм эшмәкәрләр партнерлыгы итеп тә оештырыла ала.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү