25 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне

1944 елның 25 августында көндез Плетцензеетөрмәсендә, Империя судының карары белән, татар халкының күренекле шәхесе, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен гильотинада җазалапүтерәләр.

Җәлилчеләр «Идел-Урал» легионында дошманга каршы яшерен оешма оештыра. Алар партизаннар белән элемтә булдыра, листовкалар тарата, Кызыл Армия белән кушылыр өчен  восстание әзерли. Әмма, сатлыкҗан аркасында, планнары барып чыкмый. Яшерен эш итүче совет солдатларына карата суд эше кузгатыла һәм 6 айдан соң аларны җәзалап үтерәләр. Плетцензее төрмәсе гильотинасында батыр йөрәкле унбер татар егете – Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның башлары чабыла.

Беренче «Ракета»да Казанга

1957 елның 25 августында Горькийдан (хәзер Түбән Новгород) Казанга беренче «Ракета»пассажир судносы китә. Бу проект корабларын 1957 елда җитештерә башлыйлар. 1970 елга кадәр барлыгы 400 гә якын теплоход төзелә. Беренче рейс 7 сәгать эчендә 420 км ара уза. Бортта утыз пассажир була.

Консервацияләү

Бу көнне, 1810 елда, инглиз Питер Дюрандкалай банкаларда продуктларны консервацияләү процессын патентлый. Алар зур, ярты килограмм чамасы була. Өч елдан соң Британия армиясе солдатлары паёк рәвешендә калай консерв банкаларын алалар. Ләкин мондый банкларны ачу кыен була. Шулай да консервлар тарихы шактый иртәрәк башлана. XVIII гасыр ахырында французлар азык-төлекне саклау буенча иң яхшы рецептка конкурс игълан итәләр. Париж пешекчесеазык-төлекне герметик пыяла банкаларда кайнату юлын уйлап таба. Бу ысулга хәрби диңгезчеләригътибар итә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү