29 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Корабльләр төзүче көне

Корабльләр төзүче көне – РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 30 маендагы карары белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Берләшкән суднолар төзү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте инициативасы белән билгеләнә.

Бу көнне 1667 елда патша Алексей Михайловичның «Орел» исемле беренче рус кораблен төзү турындагы указы дөнья күрә. Архив мәгълүматлары буенча, бу дәүләт заказы буенча һәм дәүләт акчаларына төзелгән беренче Россия хәрби корабы була.

Өч гасыр ярым дәвамында Россия төрле типтагы һәм класслардагы кораблар һәм суднолар төзү буенча гаять зур тәҗрибә туплый һәм дөньякүләм суднолар төзелеше лидерларының берсе булып санала. Аерым алганда, бүгенге көнгә кадәр Россия атом бозваткычларын уңышлы төзи һәм эксплуатацияли торган бердәнбер ил булып кала.

 

Партизаннар һәм яшерен оешмаларда эшләүчеләр көне

Һәр елның 29 июнендә илебездә Партизаннар һәм яшерен оешмаларда эшләүчеләр көне билгеләнә. Ул – чагыштырмача яшь бәйрәм. Аны тантана итү турындагы указ Россия Президенты тарафыннан 2009 елның 10 апрелендә кабул ителә. Ә бәйрәм рәсми рәвештә 2010 елдан билгеләнеп үтә башлый. Аны билгеләү датасы итеп 29 июньнең сайлануы да очраклы түгел. 1941 елның нәкъ шушы көнендә СССР Халык Комиссарлары Советы партия һәм совет оешмаларына фашистлар яулап алган территорияләрдә партизан отрядлары һәм диверсион төркемнәр хәрәкәтен җәелдерү турында махсус директива кабул итә.

Казан университеты

Уку йорты тарихи яктан «Казан университеты» буларак билгеле. Владимир Ленин  үлгәннән соң, 1924 елның 26 гыйнварында СССР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән югары уку йортына  «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты» дигән исем бирелә. Бу исем рәсми рәвештә 1925 елның 29 июнендә ВЦИК Президиумы тарафыннан раслана. Бу исемне (кайбер үзгәрешләр белән) университет 2010 елга кадәр йөртә.

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведевның 2009 елның 21 октябрендәге указына ярашлы итеп, Казан университеты базасында Казан Идел буе федераль округының үзәк югары уку йорты — Идел буе федераль университеты төзелергә тиеш иде. 2010 елның 2 апреленнән  университетка рәсми рәвештә «Казан (Идел буе) федераль университеты» дигән гомуми исем бирелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү