Рөстәм Миңнеханов “Ак барс” хоккейчыларына: “Ничек кенә булмасын, һәрвакыт 2 миллиметрга алдарак булырга кирәк”

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Ак барс” хоккей клубының җитәкчелеге, тренерлар штабы һәм уенчылары белән очрашты. Казан командасы 1 сентябрьдә Мәскәүдә җирле ЦСКАга каршы яңа сезонның тәүге матчына чыгачак.

Рөстәм Миңнеханов командага узган сезон өчен рәхмәт белдерде. “Сезон җиңел булмады. Бәлки, барысы да 100 процентка барып чыкмагандыр, әмма лаеклы уен күрсәттегез. Командабыз, сезнең уеныгыз белән горурланабыз. Татарстан һәрвакыт сезнең өчен җан ата. Сезнең фанатларыгыз бик күп һәм алар Татарстаннан читтә дә бар. Сезнең белән бергә шатланабыз һәм сезнең белән бергә борчылабыз. Спорт спорт инде ул, тик ничек кенә булмасын, һәрвакыт 2 миллиметрга алдарак булырга кирәк”, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, җиңү өчен тырышлык һәм уңыш елмаю кирәк. “Чемпионаттагы барлык командалар да җиңәргә тели”, – диде ул.
Татарстан Рәисе командага яхшы уен һәм җиңүләр теләде. Уенчылар исә Рөстәм Миңнехановка «Ак барс Казан» дип язылган чигүле түбәтәй бүләк иттеләр.


Фикер өстәү